Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары”ның күчмә күргәзмә-лекцион комплексы экспозициясе белән танышты

2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖнең күчмә күргәзмә-лекцион комплексы экспозициясе белән танышты. Республика башлыгы белән бергә күргәзмәгә ТР министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре дә килгән иде.
Казанның тимер юл вокзалында Рөстәм Миңнеханов белән бергә күргәзмәне Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун да карады. Әлеге күргәзмәдә кунакларга тимер юл транспортында кулланыла торган мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инновацияләр дә тәкъдим ителде.
Анатолий Лесун Рөстәм Миңнехановка Мәскәү белән Казан арасындагы тиз йөрешле поездлар проекты турында сөйләде. Татарстан Президенты әлеге проектны хуплавын белдерде. Аның фикеренчә, Мәскәү белән Казан арасын 5 сәгатьтә каплый ала торган поезд һава транспортына җитди көндәш булырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Лесун вокзал юлларында урнашкан күчмә күргәзмә-лекцион комплексны да карады. Әлеге уникаль комплекс Казанда ноябрьнең 12сеннән алып 14енә кадәр эшли. Аның белән теләгән һәркем таныша ала. Экспозициядә тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, энергетика, кадрларны әзерләү өлкәләрендәге заманча мәгълүмати технологияләр тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов Россия тимер юлларында кулланыла торган заманча техника үрнәкләре белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International