Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Якутскида Россия Президенты каршындагы Иҗтимагый комитет утырышын үткәрде. Утырышта бюджет хезмәткәрләре һәм күп балалы гаиләләргә торак төзү, социаль ипотека программасы, өлешкә кереп йорт төзүчеләр һәм авария хәлендәге торакка бәйле проблемалар, Торак-коммуналь хуҗалыгына ярдәм итү фондының эшен озайту кебек темалар хакында фикер алыштылар.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Медведев торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү буенча Федераль фонд тарафыннан гамәлгә ашырылучы авария хәлендәге торактан күчерү программасын озайтырга тәкъдим итә. “Бу яхшы, эшли торган программа булып чыкты”, - диде дәүләт башлыгы, әлеге программаны гамәлгә ашыру вакытының ике тапкыр озайтылуын искәртеп. “Хөкүмәткә бу хакта уйларга күрсәтмә бирәм”, - диде Медведев.
Дәүләт башлыгы Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фондының гамәлдә булу вакытын озайтуны да максатка ярашлы дип саный. “Мин аның эшен 2015 елның ахырына кадәр дәвам итәргә тәкъдим итәм”, - дип белдерде Медведев. “Хөкүмәткә әлеге мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирәм”, - дип өстәде ул.
РФ Президенты Дмитрий Медведев белдергәнчә, хакимиятләр өченче бала тугач җир участогы алган күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, уңайлы тормыш тәэмин итү өчен җир участогы гына җитми, чөнки бу җирдә йорт төзергә һәм коммуникацияләр үткәрергә кирәк. “Бу чыгымнары бер кешенең генә җилкәсе күтәрә алмый”, - дип саный Президент.
“Әлеге гражданнарны кооперативларга яки ширкәтләргә берләштерү хакимият органнары тарафыннан ярдәм күрсәтүнең бер юлы булырга тиеш”, - дигән тәкъдимен җиткерде Медведев. Аның сүзләренә караганда, хакимиятләр мондый ширкәтләргә процент ставкаларын субсидияләп яки башка механизмнар аша ярдәм күрсәтә ала.
Медведев шулай ук “Һәркем алырлык уңайлы торак” илкүләм проектын нәтиҗәле булды дип саный. “Әлеге проект тамырдан үзгәрешләр кертмәсә дә, уңышлы булды. Иң мөһиме – ул торак проблемаларын хәл итүнең заманча алымнарын булдырды”, - диде ул.