2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы, 2014 елда Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары, 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты – алдагы елларда көтеләчәк әлеге киңкүләм чараларга әзерлек кысаларында Россия Хөкүмәте туризм үсешенә җитди игътибар юнәлтүне кайгырта. Шуның мисалы булып, бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия туризмының “Киләчәк юнәлешләре” (“Ориентиры будущего”) I Казан халыкара туристик форумы үз эшен башлап җибәрде.
Форум эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Радьков, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен һәм башка рәсми затлар катнашты. “Туризм үсешендә дәүләт, төбәк һәм муниципаль хакимиятләр роле” темасына пленар утырышны “Ведомости” газетасының баш мөхәррире урынбасары Александр Губский алып барды. Ул форумны ачып җибәреп, аны оештыру идеясенең ничек барлыкка килү тарихына тукталып узды. Аның сүзләренә караганда, моннан бер ярты ел элек Мәскәүдә Универсиадага багышланган конференцияләрнең берсендә, туризм өлкәсендә иң яхшы белгечләрне җыеп, тәҗрибә уртаклашу мөһимлеге турында сүз кузгатылган. Моның өчен идеаль мәйданчык итеп Казан сайланган. Бүген шул идея тормышка ашты.
Илдар Халиков форумда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләп, нәтиҗәле эш, уңышлар теләде.
“Бүген без туризмны үстерү буенча ил алдында торган бурычларны ассызыклап, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә ия булдык”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, яхшы инфраструктурага, кызыклы территориаль объектларга ия булган, туристларга кызыклы була алырдай Татарстанда мондый форум күпкә иртәрәк үткәрелергә тиеш иде. Хөкүмәт башлыгы бүгенге форумны оештыру идеясе белән чыккан “Ведомости” газетасының баш мөхәррире урынбасары Александр Губскийга рәхмәтен җиткерде.
Премьер-министр хәбәр иткәнчә, Татарстанга гомуми туристлар агымы елына уртача 12 процент дәрәҗәсендә арта. Республикада күрсәтелә торган туристик хезмәтләр 5,2 миллиард сумны тәшкил иткән һәм 2005 елдан башлап, 2,4 тапкыр үсеш кичерә.
Ул чыгышында Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар, аерым алганда, “Яңарыш” фонды карамагы астында булган Болгар һәм Свияжскины торгызу, 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасына, 2015 елда Казанда үткәреләчәк спортның су төрләре буенча, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатларына әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Аның әйтүенчә, Универсиадада моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә 15 меңгә якын спортчының катнашуы көтелә.
“Без туризм инфраструктурасының Татарстан халкы һәм республика тарихы белән кызыксынган һәр кунак файдасына эшләвен кайгыртабыз, шуңа күрә бүгенге көндә бу юнәлештә күләмле акчалар сарыф ителә. Татарстан туризм өлкәсендә йөзек кашы була алырдай урыннарга бай”, - дип белдерде Илдар Халиков. “Бүгенге фикер алышулар нәтиҗәле эшкә старт бирер, күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итәр дип ышанам”, - дип җөпләде Хөкүмәт җитәкчесе чыгышын.
Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Смоленски, Ярославль, Түбән Новогород, Санкт-Петербург, Улан-Удэ, Йошкар-Ола, Краснодар, Кунгур, Ульяновски, Чабаксар, Самара шәһәрләреннән, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан белгечләр катнаша. Форум төп 3 блокка бүленә: “Халыкара туризмны оештыру тәҗрибәсе” Казан конференциясе, Казан эшлекле һәм вакыйгаи туризм конференциясе һәм ИФО төбәкләренең туризм өлкәсендәге килешүендә катнашучыларның төбәкара хезмәттәшлеге буенча киңәшмә-семинар.