“Мондый очрашуларны ешрак итәргә – эшмәкәрләр белән тагын да киңрәк составта елга бер тапкыр очрашырга, борчыган проблемалар хакында фикерләшергә кирәк, дип исәплим. Сөйләшү формасын да үзгәртергә тиешбез”. Бүген ТР Эшмәкәрләренең ΙΙΙ корылтаенда катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын әнә шул сүзләрдән башлады. Президент ассызыклаганча, республикада кече һәм урта бизнес вәкилләреннән торган 50 берләшмә исәпләнә Алар актив эш алып барырга, корылтайга үз күзаллауларын әзерләргә тиеш, дип саный республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү буенча ил күләмендә үрнәк булырлык эшләр башкарылуга карамастан, әле мактанырга иртә. Төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары тарафыннан әлегә кече һәм урта бизнеска, аеруча кече бизнеска, мөнәсәбәт җитәрлек түгел, ди ул. “Кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк”, -дип мөрәҗәгать итте Президент хакимият вәкилләренә. Аның ассызыклавынча, Татарстанда кече һәм урта бизнес үсешендә Казан белән Чаллы гына беркадәр күләмдә аерылып тора. Башка муниципалитетларда әлеге мәсьәләгә игътибар җитми. “Республика федераль проектларда актив катнаша. “Агропромпарк”, ΙΤ-парк кебек инфраструктуралар гына вәзгыятьне үзгәртми. Шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә системалы эш булганда гына, тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә эшмәкәрләр белән эшләү системасын үзгәртергә кирәк. Урыннарда яңа эш урыннарын булдыру белән шөгыльләнергә, производстволар булдырырга, үзегезнең төбәктәге эшмәкәрләрне күтәрергә, инвесторлар эзләргә кирәк. Районнарда моның белән шөгыльләнүче вазифаи зат булырга тиеш. Бу вазифаны Башкарма комитет җитәкчесе алып бара ала”, -дип белдерә Президент.
Аның ассызыклавынча, кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктында өлешен арттыру өчен, үсеш процессын активлаштыру зарур. “Гамәлдә булган инновацион инфраструктурага гына йөз тотсак бурычны үтәмәячәкбез. Бу эштә системалы чишелешләр кирәк. Без бу сегментны һәр өлкәдә күрергә тиеш. Кече һәм урта бизнесның өлешен икътисадның реаль секторында да киңәйтергә кирәк”, -дип искәртте ул.
Шәхси-дәүләт партнерлыгына килгәндә, берничә уңай мисалдан кала ул әле тиешенчә булдырылмады, күбрәк сүздә генә кала, дип саный Президент. Без чын мәгънәсендә шәхси-дәүләт партнерлыгын үстерергә мөмкинлек тудырырга тиешбез, ди ул. Аның ассызыклавынча, республика бизнес өлкәсендәге бөтен мөмкинлекләрен файдалана белергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов аерым алганда югары мәктәпкә зур бурычлар йөкләнүенә, аның кече һәм урта бизнесның генераторы булырга тиешлегенә басым ясады. “Барлык чимал, фәнни, мәгариф потенциалын кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерергә тиешбез”, -дип ассызыклады Президент.
Ул бүгенге корылтай резолюциясендә урын алачак мәсьәләләр нигезендә ТР Хөкүмәте карары дөнья күрәчәген, аның буенча чаралар билгеләнәчәген белдерде.