2011 ел ахырына кадәр Казан үзәгендә объектлар төзүчеләргә эшләрен башларга рөхсәт итү яки итмәү документлары бирелергә тиеш. Бу хакта бүген Татарастан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш проектларын гамәлгә кую турындагы карарларны әзерләү буенча узган киңәшмәдә белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.
Элек тарихи үзәктә 121 объект төзелеше туктатылган иде, дип белдерде Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Документларны җентекләп өйрәнү вакытында 48 объектта төзелеш эшләрен чикләү өчен сәбәп булмавы ачыкланды, аннары тагын 18 объектта эшләрне дәвам итәргә рөхсәт бирелде. Шул ук вакытта 55 объектта эшләрне туктату турында карар кабул ителде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу карарны шәрехләп: бүген кайбер объектларны төзергә рөхсәт биреп вәкаләтләреннән файдаланган түрәләрне – вазифаи затларны да табарга кирәк дип билгеләп үтте. Кайбер объектлар буенча шундый вәзгыять туды ки: төзүче компаниянең эш алып баруга рөхсәт кәгазе бар, әммма төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә объектлар төзелеше туктатылды, дип искәртте ул. “Мондый очракларда билгесезлек булырга тиеш түгел, - диде ТР Президенты. – Хокук бозу булган җирдә прокуратура катнашырга тиеш. Без милекчеләр яки төзүчеләр белән судлашуга әзер булырга тиеш”.
Татьяна Прокофьева киңәшмәдә катнашучыларга бүген Казанның тарихи урыннарында урнашкан 20 объект төзелешен тәкъдим итте. Кайбер объектларда эшләрне дәвам итәргә, ә икенчеләрен җентекләп тикшерү турында карар кабул ителде.