Мәскәү мэры Сергей Собянин: Мәскәү белән Татарстанны нык һәм җылы мөнәсәбәтләр бәйли

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә ярты миллионнан артык татар яши, һәм алар икътисадның төрле өлкәләрендә уңышлы гына эшләп килә. Ул хакта бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен ачу тантанасында белдерде.

Чара Мәскәүнең Халыкара музыка йортында узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм Мәскәү хөкүмәте вәкилләре, Татарстанның зур предприятиеләре менеджменты, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, Мәскәүнең иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

Халыкара музыка йортының беренче катында "Дөнья Тукайны укый" экспозициясе эшләде. Биредә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әсәрләр тәкъдим ителде, Татарстан турында фотокүргәзмә эшләде.

Җыелган халыкны сәламләп Сергей Собянин Мәскәү белән Татарстанны нык һәм җылы мөнәсәбәтләрне бәйләвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, Мәскәү Татарстанда җитештерелә торган товарларны бик теләп куллана. "Быел гына без машиналар төзү техникасын, нефтехимия продукциясен сатып алабыз. Социаль даирәдә дә хезмәттәшлегебез көчле", - диде ул. Моннан кала Мәскәү хөкүмәтендә Татарстанның идарә өлкәсендәге тәҗрибәсе кулланыла. Сергей Собянин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Мәскәү халкына һәм башкала хакимиятенә татар делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул узган елны ике төбәк арасында сәүдә әйләнеше 40 млрд. сум тәшкил иткәнен сөйләде. Быел исә әлеге сумма инде 45 млрд. сум тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов Мәскәү мэрына эшендә уңышлар теләде һәм Мәскәү зоопаркына ерак көнчыгыш леопардын бүләк итте.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан үткәрелгән гала-концертны җырчылар Алсу һәм Ренат Ибраһимов ачып җибәрде. Кунаклар өчен Татарстан сәнгать әһелләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International