Казанда Хөкүмәт, профсоюзлар һәм ТР эш бирүчеләре арасында өч яклы килешүгә кул куелды

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Профсоюзлар федерациясе, Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, республика Министрлар Кабинеты арасында 2012 елга исәпләнгән социаль-икътисади сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика килешүе имзаланды.

Документка Татарстан Премьер-минстры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйды.

Татарстанда мондый килешү ел саен имзалана - әлеге документ исәп буенча 16 нчысы. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков килешүгә кул куяр алдыннан ясаган чыгышында белдергәнчә, социаль партнерлык яклары арасындагы тыгыз хезмәттәшлек, карарларны нигезле кабул итү, үзара җаваплылык, күрелә торган чараларны килештерү нәтиҗәсендә генә республика алдында торган күпчелек мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, 2012 елга исәпләнгән килешү халыкның яшәү дәрәҗәсен характерлаучы күрсәткечләр үскән вакытта имзалана. 2011 елның гыйнвар-сентябрь айларында акчалата керемнәр узган елгы күрсәткечне 8,5 процентка узып ките һәм 18686 сум тәшкил итте, Татарстанда 9 айда уртача хезмәт хакы 2010 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,3 процентка артып, 18,8 мең сумга җитте.

Профсоюзлар белән тыгыз хезмәттәшлектә республика мәгариф учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең яңа системасын этаплап кертү буенча зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә, мәгариф хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 20 процентка диярлек артты.

Хезмәт базарындагы хәл тотрыклы төс алды. Ел башы белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе бер ярым тапкырга кимеде һәм икътисади актив халыкның 1,3 процентын тәшкил итте.

ТР Премьер-министры ассызыклап үткәнчә, республика Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган барлык чаралар да социаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. И.Халиковның сүзләренә караганда, 2012 елга исәпләнгән килешүдә актив мәшгульлек сәясәте үткәрү, нәтиҗәле яңа эш урыннары булдыруга зур игътибар бирелгән, яшьләр өчен яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакын үстерү мәсьәләләренә басым ясалган.

Килешүдә имин эш шартлары тәэмин итү, һөнәри квалификацияләрне үстерүнең төбәк системаларын формалаштыру мәсьәләсе аерым билгеләп үтелгән. Шифаханә-курортларда дәвалану, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларын сәламәтләндерү мәсьәләләре дә игътибарга алынган.

“Имзаланган килешү барлык якларның алдагы конструктив хезмәттәшлегенә, хезмәткәрләрнең социаль автивлыгын күтәрүгә ярдәм итәчәгенә ышанам”, - дип белдерде Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International