BMW компаниясе Казандагы Универсиада өчен автомобильләр кайтаруны планлаштыра

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «BMW Group Россия» президенты Петер Кроншнабель белән очрашты. Очрашуда Татарстан һәм «BMW» компаниясенең 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә әзерлек өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынды. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.

«BMW» компаниясе “Универсиада флагы эстафетасы” акциясенең партнеры булган иде инде. Бүгенге очрашуда «BMW Group» компаниясенең студентлар Уеннарына әзерлек һәм аны үткәрүдә автомобильләр белән тәэмин итүче сыйфатында катнашуына бәйле перспектива каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International