Рөстәм Миңнеханов: "Нанотехнологияләр. Казан-2011" күргәзмәсендә продукциясен нанотехнологияләр ярдәмендә җитештерә торган предприятиеләр тәкъдим ителгән

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Нанотехнологияләр. Казан-2011” дигән ΙΙΙ махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән ΧΙΙ халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Чараларны ТР Президенты, Хөкүмәте һәм “РОСНАНО” ААҖ булышлыгында ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе оештырган. “Казан ярминкәсе”ндә күргәзмәне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе урынбасары, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды директоры Андрей Свинаренко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, Россия Нанотехнологияләр җәмгыяте Президенты Виктор Быков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узуынча, нанотехнологияләр предприятиеләребезгә бөтенләй башка сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итә. Нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларыбыз күп булырга тиеш, республикада куәтле сәнәгать, фәнни-белем бирү потенциалы моңа мөмкинлек ача, дип искәртеп узды Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика предприятиеләренең мондый чараларда катнашуы аларга башка төбәк, илләрдәге партнерларга үзләрен таныту мөмкинлеге бирә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин сүзләренә караганда, бүген сәнәгатьнең үсеш перспективалары инновацияләр белән бәйләнгән. “Алар инде гамәлдә булган технологияләргә түгел, иң заманча технологияләргә нигезләнергә тиеш. Җитештерүдә нанотехнологияләрне куллану шуның ачык мисалы”, -ди ул. Ул Казандагы нанотехнологияләр үзәгенең инновация сәясәтендә мөһим роль уйнаячагын искәртте. Бүгенге көндә илдәге инновацион предприятиеләрнең 12 проценты Идел буе федераль округында урнашкан. “Безнең бурыч- якын елларда 30-40 процент дәрәҗәсенә чыгу”, - ди Кубрин.
“РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе урынбасары Андрей Свинаренко исә үз чыгышында нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруның яңа эш урыннары булдыруга, югары технологияле производствоны эшләтеп җибәрүгә ярдәм итүен искәртте.
Инде өченче ел оештырылучы күргәзмәнең максаты - фәнни коллективлар һәм предприятиеләрнең нанотехнологияләр, наноматериаллар өлкәләрендә казанышларын демонстрацияләү, аларны халыкара базарга этәрүгә ярдәм итү, нанотехнологияләрнең фән, техника, сәнәгатьнең төрле өлкәләренә кулланылышка кертүгә булышу.
Казандагы нанотехнологияләр күргәзмәсенең нәтиҗәлелеген катнашучылар һәм тәкъдим ителүче эшләнмәләр саны ук раслый. Беренче күргәзмә оештырылганнан алып узган вакыт эчендә экспонентлар саны 2 тапкырга арткан. Быелгы нанотехнологияләр күргәзмәсендә Россиянең дистәдән артык шәһәреннән 90 нан артык предприятие, фәнни-тикшеренү һәм проект институты, югары уку йорты, фәнни лаборатория, инвестиция фонды, финанс һәм консалтинг компаниясе катнаша. Быел Оренбург, Ярославль өлкәләре һәм Чувашстан Республикасы коллектив экспозицияләр белән катнаша. Илнең абруйлы компанияләренең наноиндустрия өлкәсендәге проектлары белән “РОСНАНО” һәм Россия нанотехнологияләр җәмгыяте стендларында танышырга мөмкин. Татарстанның бу өлкәдәге проектлары һәм эшләнмәләреннән аерым экспозиция стенды әзерләнгән.
Гомумән алганда, быелгы күргәзмә экспозицияләрендә наноматериаллар, аларны җитештерү өчен кирәкле технологияләр һәм җиһазлар, нанотехнологияләр өлкәсендәге хезмәтләр, наноинженерия, наноэлектроника үрнәкләрен, наноматериаллар нигезендәге оригиналь компонентларны һ.б. тәкъдим ителә. Биредә, мәсәлән, нанотехнологияләр кулланып эшкәртелгән мехлардан тегелгән туннарны да, нанопычакларны да, суга салсаң да, электр приборын бер тоткарлыксыз һәм зыянсыз эшләтә торган наносыеклыкларны да, нанотехнологияләргә нигезләнгән фигураны коррекцияләүче эчке киемнәрне, һ.б. кызыклы продукцияне күрергә була.
Нанопычакларны Мәскәүнең “Оникс” җәмгыяте тәкъдим итә. Гадәттән тыш үткенлеге һәм ныклыгы белән аерылып торучы бу пычакларны эшләү өчен яңа буын керамикасы (цирконийлы керамика) кулланылган. Ныклыгы буенча ул алмаздан гына калыша. Ә корычтан ныклыгы 20 процентка югарырак. Шуңа күрә корычтан эшләнгән пычаклардан аермалы буларак, бу “нанопычакларны” 5 елга бер тапкыр үткенләү дә җитә. Дөрес, аның белән шулай да сөяк кебек каты материалларны кисәргә киңәш итмиләр. Чыдамлы цирконийлы керамика материалын Россия галимнәре уйлап табуга карамастан, аның нигезендә пычакларны әлегә безнең илдә җитештермиләр икән. Беренче булып бу төр продукцияне японнар үзләштергән. Шулай ук Кытай да төп җитештерүчеләрнең берсе санала.
Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты җиңел сәнәгать өчен эшләнгән нанотехнологияләрне тәкъдим итә. Экспозициягә плазмалы вч- технологияләр буенча эшкәртелгән күн, мех эшләнмәләр куелган. Мондый эшкәртү узган мех, күн дымга, салкынга һ.б. чыдамлы була икән. Мондый мехны манганда, ул буяуны яхшырак сеңдерә, төсе озаграк саклана. Мондый технология белән эшкәртелгән күннән эшләнгән аяк киеменең, мәсәлән, бөгелгән урыннарында эз озак вакыттан соң гына барлыкка килә. Моннан тыш, мехларга титанлы нанопорошок та сиптерелә. Ул мехны ялтыратып кына калдырмый, антистатик ролен дә үти. Бүген шушындый чимал нигезендә “Мелита” җәмгыяте инде туннар тегә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе урынбасары, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды директоры Андрей Свинаренко һ.б. кунаклар күргәзмәне ачу тантанасыннан соң экспозицияләр белән танышып чыкты. Соңрак Президент фикерләре белән уртаклашты. “Һәрбер яңа продукт безнең конкурентлыгыбыз турында сөйли. Бүген нанотехнологияләр күргәзмәсендә күргән проектлар чынбарлыкта гамәлгә ашырыла яки ашырылачак әйберләр. Мин бик канәгать. "Түгәрәк өстәл" утырышлары бу өлкәдәге перспективалар хакында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк”, - ди Президент.
Аның фикеренчә, бүген яңа технологияләргә нигезләнгән яңа материалларга мөнәсәбәттә менталитетны үзгәртергә кирәк. Алар киң кулланылыш базары табарга тиеш. Алай булмаганда, бу юнәлешләр начар үсәчәк, дип исәпли Президент. “Ил күләмендә наноматериалларга мөнәсәбәт үзгәртергә тиеш. Яңа материалларны куллану өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыру кирәк. Бүген әле бик күп килештерүләр аша узарга туры килә. Дәүләт дәрәҗәсендә бурыч –регламентлар эшләү дип белдерде”, -ТР Президенты.

Күргәзмәнең эшлекле программасына килгәндә, анда дәүләт хакимияте вәкилләрен, галимнәрне, Россия һәм чит илләрнең сәнәгать предприятиеләре белгечләрен бер мәйданга җыючы “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән халыкара конференциягә үзәк урын бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International