ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров ведомствоның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеге һәм алда торган табигатьне саклау гамәлләре турында сөйләде

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман фондында 2,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырыла. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнарны тоташтырып видеоконференцэлемтә аша узды.

Төп тема - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеге һәм алда торган табигатьне саклау гамәлләре турында.

«Урман культураларын утырту 1,4 мең га мәйданда планлаштырылган, табигый урман торгызу чаралары – 1 мең га, катнаш урман торгызу чаралары – 2 га", - дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры. 2025 елга 30,8 млн данәдән дә ким булмаган күләмдә утырту материалы җитештерү планлаштырылган.

Шул ук вакытта ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 12 млн данә чәчүлек үстереләчәк. Моннан тыш, 21 гектар мәйданда питомникларда чәчү эшләре башкарылачак. шулай ук Татарстанда 15 мең гектарда урман культураларын агротехник карау һәм 4,5 мең гектарда урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарылачак.

Узган ел Татарстанның базис урман питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстергәннәр, шул исәптән ылыслы токымнар – 26 млн данә, яфраклы токымнар – 5,5 млн данә, куаклар – 359 мең данә. Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы ел саен октябрьгә кадәр дәвам итә. Әмма быел апрель һәм май аеруча кискен айлар булачак, дип ачыклык кертте брифингта Равил Кузюров.

"Апрельдә, яшел үлән үсеп чыкканчы, әгәр туфрак коры калса, янгыннар барлыкка килү һәм таралу өчен идеаль шартлар тудырылачак. Шуңа күрә бу чорда сак булырга һәм янгын чыгарырга мөмкин булган теләсә нинди гамәлләргә игътибарлы булырга кирәк", - диде ул.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, ел саен май аенда урманнарга рекреацион йөкләнеш арта. Җылы бәйрәм көннәре җитү белән кешеләр күпләп табигатькә ял итәргә һәм пикникларга чыгалар. «Без барлык гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга һәм куркынычларны киметү өчен аларны үтәргә чакырабыз", - диде Равил Кузюров.

Янгын куркынычы апрель аенда республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә һәм май аенда Татарстанның бөтен территориясендә көтелә. Ә ел башыннан республикада алты термик нокта һәм урман белән чиктәш җирләрдә янгын чыгуның бер очрагы теркәлгән инде. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук датасына ике термонокта һәм бер яну очрагы теркәлгән.

"Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм торак пунктларда коры үлән яндыру тыела. Коры үлән үсемлекләрен яндыру нәтиҗәсендә янгын чыккан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә штраф салу гына түгел, субсидияләрдән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр", - дип кисәтте Равил Кузюров.

Ул шулай ук искәрткәнчә, янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 40-50 мең сум, вазыйфаи затларга – 60-90 мең сум, юридик затларга 600меңнән -1 млн сум штраф салырга мөмкин.

Табигатьне саклау гамәлләренә килгәндә, 2025 елның 14 апрелендә республиканың «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау гамәле старт ала. Гамәл гадәттәгечә 2 этапта: 14 апрельдән 14 июньгә кадәр һәм 8 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак. Эшләрнең түбәндәге төрләре планлаштырылган: урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү. «Татарстанның чиста урманнары» гамәлен уздыру әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертә.

2024 ел йомгаклары буенча гамәл кысаларында урман фондыннан 0,9 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 5,1 мең куб. м. коры-сары һәм ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынган.

2025 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара гамәле оештырыла. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында кишәрлекләр һәм утырту материаллары сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә дә, республиканың торак пунктларында да оештырылачак. Бүгенге көнгә барлыгы 150дән артык кишәрлек җыелган.

Гамәл башка көннәрдә дә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара гамәле кысаларында 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.

Әлеге гамәлнең кайчан һәм кайда үткәрелүе турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтларыннан һәм «Хәтер бакчасы» гамәленнән белеп була.

Тулырак мәгълүмат ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы пресс-релизында - https://minleshoz.tatarstan.ru/press/press_reliz.htm/press-release/10135959.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International