Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Зеландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Иэн Александр Хилл белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов һәм башкалар катнашты.
Яклар Россиянең бер төбәге буларак Татарстан һәм Яңа Зеландия арасындагы алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Искәртеп узабыз, 2011 елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Яңа Зеландиядә булды.