Рөстәм Миңнеханов: “Актаныш районында эш җайга салынган һәм алга китеш бар”

2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Актаныш районында эшләр тиешенчә бара һәм алга китеш бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы мәдәният йортында җирле актив белән очрашуда белдерде.
Республика башлыгы үз чыгышында, бүген Актаныш күп юнәлешләрдә республиканың әйдәп баручы районы булып тора дип белдерде. Ул район активы белән очрашу ил тормышында мөһим сәяси вакыйга алдыннан була дип искәртте. Тиздән Дәүләт Думасына сайлаулар, мартта – Россия Президенты сайлаулары.
Аның сүзләренә караганда, республика чәчәк атсын өчен күп һәм уңышлы эшләү зарур, уңышлы үсеш алу өчен барыннан да элек көчле икътисад кирәк. “Без 2016 елда тулай төбәк продуктын 2 трлн. сумга кадәр арттыру бурычын куябыз. Ә бу консолидацияләнгән бюджетның шәхси керемнәрен ике тапкыр арттыру дигән сүз, бу мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде ТР Президенты. Ул татар телендә сөйләде һәм нигездә биредә татарлар яшәвен, татар мәгариф учреждениеләре саклануын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга “КАМАЗ” запчастьлары җитештерелә торган Актаныш агрегат заводында булуын белдереде. “Әгәр сезнең яктан активлык булмаса, завод гөрләп эшләмәс иде. Республиканың барлык районнарында да эш шулай барырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, икътисад үсешенең төп ноктасы нефть химиясе сәнәгате. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы эшкә керешә, республикада “Соллерс” компаниясе белән бергә “Форд” автомашиналары җитештерелә башлаячак.
“Без эре сәнәгать предприятиеләре тирәсендә кече урта эшмәкәрлекне үстерү бурычын куябыз”, - дип белдерде Татарстан башлыгы. Ул шулай ук авылларны саклап калу, ярдәм итү, гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыкларны үстерүнең әһәмияткә ия булуын белдерде. “Бу эшләрне дәвам итәчәкбез”, - диде Р.Миңнеханов һәм Татарстанда күп кенә эре проектлар федераль үзәк ярдәме белән гамәлгә куелуын билгеләп үтте.
“Сайлауларның ничек узуы, нинди нәтиҗәләрдән республикага федераль дәрәҗәдә нинди мөнәсәбәт булуы тора”, - дип тәмамлады чыгышын Президент.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов шулай ук район актив үсеш ала һәм уңай күрсәткечләргә ия дип билгеләп үтте. Ул күп кенә социаль мәсьәләләр Россия һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителүен билгеләп үтте. Районда торак йортлар, юллар төзелә һәм ремонтлана, татар мәктәпләре эшли, мөгезле эре терлек саны арттырыла һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International