Казанда ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнаша.

Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар ITS Forum-Kazan конференциясе кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары белән таныштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургтан «Алкотектор» компаниясе стендында алкотест узды.

Искәртәбез, конференцияне оештыручылар – гаддәттәгечә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, «Ростех» дәүләт корпорациясе, «Национальные телематические системы» компанияләр төркеме, «ТР-ИНВЕСТ» ҖЧҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ. Форумга Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре, галимнәр, ситуацион үзәкләрне һәм транспорт системаларын үстерү өлкәсендәге инженерлар һәм экспертлар җыелган.

Пленар утырышның модераторы һәм алып баручысы – Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, юллардагы хәлләрне мөстәкыйль хәл итәрлек «акыллы» машиналарны эшләү һәм гамәлгә кертү – хәзерге заман тенденцияләренең берсе. 

«Икътисадны үстерүнең нәтиҗәлелеге шул исәптән юллар инфраструктурасына да – йөкләр китереп җиткерүнең тизлегенә, пассажирларның иминлегенә дә бәйле. Татарстан мөһим транспорт юнәлешләре киселешендә урнашкан. Без заманча технологияләрне үстерүнең һәм гамәлгә кертүнең әһәмиятле булуын аңлыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

РФ ЭЭМның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов конференциядә катнашучыларны ведомство башлыгы Михаил Черников исеменнән сәламләде.  

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасы –Россиянең икътисадый тормышындагы роле һәм урыны» темасына багышланган нотыгында Татарстанның географик урынын һәм аның  Россиянең көнчыгыш һәм Европа өлешләрендә транспорт элемтәсендәге төп ролен искә алды.

«Республика транспорт инфраструктурасын үстерү буенча эре халыкара проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Болар шул исәптән «Мәскәү – Казан» тизйөрешле тимер юл магистрале дә; 8 мең километрдан артык озынлыктагы «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт маршрутын гамәлгә ашыру да. Бу – проект кысаларында «Шәле – Баулы» түләүле автомагистрален төзү дә, «Казан – Оренбург» федераль юлының яңа маршрутын үстерү дә», – диде Алексей Песошин.

Аннары нотыклар белән ЭРТИКО ИТС ЕВРОПЫ (Бельгия) генераль директоры Якоб Бангсгаард, Мәскәү автомобиль-юл дәүләт техник университетының (МАДИ, Россия) «Хәрәкәтне оештыру һәм аның иминлеге» кафедрасы мөдире Солтан Җанказыев, «Информатика һәм идарә РФА» (Мәскәү) Федераль тикшеренү үзәге профессоры Александр Зацаринный һәм башкалар чыгыш ясады.  

Конференция кысаларында (2018 елның 27-28 феврале) республика кунаклары күчмә практик мәйданчыкларда булачаклар, анда аларга  перспектив һәм инде гамәлгә ашырылган проектлар тәкъдим ителәчәк.

Шулардан: Иннополис университеты, Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк, Татарстан Республикасы Президентының Ситуацион үзәге һәм Татарстан Республикасы буенча РФ ГХМ кризис ситуацияләргә идарә үзәге, Казан шәһәренең юл хәрәкәтенә идарәнең автоматлаштырылган системасы үзәге һәм башкалар.

Искәртәбез, конференциянең барлык чаралары онлайн режимда конференция сайтында http://kazan-its.ru һәм YouTube буенча конференция өчен махсус булдырылган каналда трансляцияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International