Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Гадәттәгечә кунакны татар милли ризыгы - чәк-чәк белән каршы алдылар.
Искәртәбез, КХР Оборона министры Дун Цзюнь Россия Федерациясенә рәсми эш сәфәренә килде, бүген ул РФ Оборона министры Андрей Белоусов белән очрашты.