ТР Хөкүмәт Йортында сайлауга нәтиҗә ясалачак

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе бүген ТР Хөкүмәт Йортында узачак. Сайлау нәтиҗәләрен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин игълан итәчәк.

Матбугат конференциясе көндезге сәгать бердә башлана. Татарстан Хөкүмәте порталында турыдан-туры видеотрансляция оештырыла. Аны компьютерларда һәм мобиль җиһазларда http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm адресы буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International