Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе Вячеслав Голоскоков белән очрашты
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мавликов һ.б. катнашты.
Яклар 2011 елда Татарстан таможнясының урынын үзгәртү һәм таможня постлары структурасын оптимальләштерү буенча чаралар үткәрү нәтиҗәләре буенча фикер алышты.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков “Алабуга” махсус икътисади зонасы үсеше һәм МИЗ резидентлары булган компанияләр турында кыскача сөйләде. Ул шулай ук МИЗнда “Соллерс” компаниясенең җитди проектларының берсе гамәлгә куела башлавын билгеләп үтте.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, 2012 елда махсус икътисади зона территориясендә берьюлы берничә компания ачыла, бу ел ахырында зур күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. ТР Хөкүмәте җитәкчесе МИЗ компания-резидентларына дөньяви икътисади вәзгыятьнең начар йогынтысы тимәячәк дип белдерде.