Татарстан һәм Австрия компанияләре арасында ниятләр турындагы протоколлар бүген Австриядә ТР Делегациясенең рәсми визиты кысаларында имзаланды. Имзалау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Сварко АГ" һәм "Хәрәкәт белән автоматлаштырылган идарә системасы" муниципаль учреждениесе арасындагы ниятләр турындагы протокол Казанда интеллектуаль транспорт системасын булдыруны күз уңында тота. Әлеге система Универсиада башланыр алдыннан тулы көченә эшли башларга тиеш.
Шулай ук, "Сварко АГ" компания белән "Васильево пыяла заводы" ҖЧҖ арасында да ниятләр турындагы протокол имзаланды. Компанияләрнең һәр икесе дә пыяланы эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.