Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасына эш визиты кысаларында Гданьски фәнни-технология паркында булды.
Рөстәм Миңнехановны озатып йөрүче Татарстан делегациясе (аның составына ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Идея” Инновация-җитештерү технопаркы” ЯАҖ генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар керә) өчен фәнни-технология паркының презентациясе үткәрелде.
Хилари Копровски исемендәге Гданьски фәнни-технология паркы Померанский махсус икътисади зонасы структурасына керә һәм Померанский махсус икътисади зонасы, Поморский воеводалыгы, Гданьски шәһәре һәм Гданьски технология университетының уртак предприятиесе санала. Аны төзү эшләре 2006 елда башлана. Парк 2008 елның сентябрендә ачыла, хәзерге вакытта аның инфраструктурасын киңәйтү эшләре дәвам итә.
Паркның нигезенә фән, бизнес һәм Хөкүмәт институтларының үзара хезмәттәшлеге идеясе салынган. Бүгенге көндә ул – офислар, фәнни-тикшеренү лабораторияләре, җитештерү заллары һәм бизнес-инкубатордан гыйбарәт тулы бер комплекс. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре – биотехнологияләр, биомедицина, IT-технологияләр һәм электроника, энергетика һәм башкалар.
Төзелешнең өченче чираты тәмамлану белән паркның мәйданы 40 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта парк территориясендә 40 ка якын предприятие урнашкан, алар биотехнологияләр/биомедицина (5 компания), электроника, телекоммуникацияләр һәм компьютер технологияләре (13 компания), финанслар һәм аудит (8 компания) һәм башка өлкәләрдә (12 компания) эшчәнлек алып бара. Хезмәткәрләр саны 150 дән артып китә. Биредә шулай ук Дата-үзәк эшли.
Рөстәм Миңнеханов парк территориясендә Гданьски фәнни-технология паркы хезмәткәрләренең балалары өчен бакча эшләвенә бәйле фактка уңай бәя бирде.
Алга таба Татарстан башлыгына яшьләр арасында фәнни иҗатны оештыру белән шөгыльләнүче компанияне тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, кунаклар яктырту приборлары өчен компонентлар эшләп чыгаруда махсуслашкан предприятие эшчәнлеге белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Гданьски фәнни-технология паркы һәм “Идея” Инновация-җитештерү технопаркы арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салырга, тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга, инновацион компанияләр санын арттыру өчен бер-береңнән инфраструктураны үстерү һәм куллану технологиясен үзләштерергә кирәк.