Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Эдвард Абдуллаҗановны тәкъдим итте.
Яңа җитәкче энергетика университетын тәмамлаган. Аның сүзләренә караганда, ул күптән зур энергетика өлкәсендә эшли, соңгы вакытта “Сетевая компания” генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарган. Эдвард Абдуллаҗановның 2007 елдан алып КДЭУ кафедра мөдире булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Вузга ТР Хөкүмәте вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, шәһәр вузлары ректорлары һәм башкалар килде.
Илдар Халиков үз чыгышында КДЭУның элеккеге ректоры Юрий Петрушенконың агымдагы елның ноябрендә вафат булу уңаеннан туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. “Без зур югалту кичердек. Энергетика университеты өчен генә түгел, ә республикада югары белем бирү системасы, Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләре энергетика системасы өчен күп эш башкарган ректор арабыздан китте”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Аннары ТР Премьер-министры РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп Эдвард Абдуллаҗановны билгеләү турындагы боерыгын белдерде. “Тиешле тәртиптә ректорны раслаганчы, 2011 елның 8 декабреннән Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын Абдуллаҗанов Эдвард Юныс улына йөкләргә боерам”, - диелгән боерыкта.
“Бу карарны кабул иткәнче күп факторларга һәм аргументларга таяндык. Ректор энергетика системасын, вузны белергә һәм аның бу өлкәдә элемтәләре булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Эдвард Абдуллаҗанов: “Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Бурыч куелды, хәзер безне нәтиҗәле уртак эш көтә”, - дип билгеләп үтте Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы.
Илдар Халиков вуз коллективы белән очрашкач, КДЭУ эшчәнлеге белән танышты. ТР Премьер-министрына “Шнейдер электрик - Татэнерго” укыту үзәге, шулай ук электр энергетикасы системасын автоматлаштыру кафедралары тәкъдим ителде.