Илдар Халиков: "Республика юлларында һәлак булучылар саны югары булып кала"

2011 елның 9 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән видеоконференция режимында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы башланып, анда Татарстан Президентының республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин ителеше буенча өстәмә чаралар күрелү турындагы указын гамәлгә ашыру һәм “2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатчан программасында куелган бурыч-максатларны үтәү перспективалары турында сүз барачак.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, ТР Мәгариф һәм фән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыклары башлыклары, Россия суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шулар хакында хисап тотачак. Татарстанда федераль әһәмияттәге гомумкулланылыш юлларында һәлакәтләрне киметү буенча чаралар комплексы турында Идел-Нократ юллар идарәсе башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин шәрехләр дип ниятләнә. Транспорт өлкәсендәге законлылык торышын исә ТР прокуроры Кафил Әмиров ачыклап бирәчәк.

И.Халиков сүзләренчә, ел да юлларда 1 миллионнан артык кешенең гомере өзелә, шуларның һәр 5 нчесе – бала, тагын 50 миллионнан артыгы имгәнә, җәрәхәтләнә; транспорт һәлакәтләре салган зыян миллионнарча АКШ доллары күләмендә исәпләнә – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары шундый; Татарстанда гына да юлларда транспорт һәлакәтләреннән имгәнүләр китергән зыян төбәк тулаем продуктының 2,5 проценты кадәр санала – 25 млрд. сумлап. 2004 елда илебездә 4,5 мең кеше һәлак булса, соңгы 5 елда һәлак булучылар саны чирек тапкыр кимегән, ә Татарстанда 800дән артык кешенең гомерен саклап калу мөмкин булды - федераль программада каралганнарны үтәлеше нәтиҗәсе бу, дип саный Премьер-министр.

Алга таба “2013-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатчан программасы әзерләнә һәм ул 2 этаптан торачак: 2013-2015 елларга һәм 2016-2020 елларга, финанслау да аерып каралачак, дип белдерде И.Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International