Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Таксичыларның яңа төр рөхсәт язуы булу таләп ителә
2011 елның 13 декабре, сишәмбе
Татарстанда җиңел машинада пассажир һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче эшкуарларның һәм юридик затларның ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән рөхсәт язуы булырга тиеш.
Бары 5 елга каралган шушы рөхсәт язуы (ул машина йөртү хокукы биргән таныклык (права) кебек итеп эшләнгән) республиканың икътисади зоналары (Казан һәм Чаллы агломерацияләре, Идел алды, Кама алды, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш икътисади зоналар) принцибында үзәкләштереп бирелә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Буа, Арча, Мамадыш, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендәге – барлыгы 11 муниципаль райондагы Башкарма комитетларда һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында махсус кешеләр билгеләнгән.
Рөхсәт язуы алу өчен гариза языла, автотранспортның үз милке булуын раслаган документ яки лизинг компаниясе белән килешү һәм шәхесен раслый торган документ (әйтик, паспорт һ.б.) таләп ителә. Аерым алганда, рөхсәт язуы конкрет автомобильгә һәм конкрет кешегә гариза кабул ителгәннән соң 1 тәүлек эчендә бирелергә тиеш. Шул рәвешле, таксомотор хезмәтләре базарын рәсмиләштерү күздә тотыла.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль районнары белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шундый яңалык җиткерде. Аның сүзләренчә, министрлык 8 декабрьдан башлап шундый документ бирә, хәзергә 100дән артык кеше гариза белән мөрәҗәгать иткән, муниципаль берәмлекләргә барлыгы 9 меңнән артык шундый документ өләшенгән. Ләкин, таксичылар Татарстанда 16-16,5 меңләп теркәлсә, чынлыкта алар саны 2 тапкыр чамасы күбрәк булуны исәпкә алып, яңа рөхсәт язуы 30 мең күләмендә әзерләнә. Шулай булгач, кулында 2-3 машина булганнар да рөхсәт язуын 2013 елның 1 гыйнварына кадәр бушлай алырга хокуклы. Рөхсәт язуы булмаганнарга карата исә административ хөкем каралган: физик затларга карата 5 мең сум, юридик затларга – 30 мең сумга кадәр.
Шул рәвешле, такси дәүләт техник тикшерүне һәр 6 ай саен узарга, техник яктан төзек һәм идарәсе сул яклы булырга тиеш, машинаның ян-ягында контраст төстә “шашкалар” ясалган, түбәсендә кызгылт-сары, ягъни әфлисун төсендә плафон-фонарь булырга, таксометр белән җиһазландырылырга тиеш; йөртүчесенең исә машина йөртү стажы, хезмәт һәм гражданлык законнарында каралганча документлар белән нигезләнеп, кимендә 3 ел яисә гомуми машина йөртүчелек стажы кимендә 5 ел булуы шарт. Моннан тыш, башка төр транспорт чарасында йөртүче буларак эшләсә, ул кеше таксида да эшләргә хокуклы түгел.
Иң мөһиме, бу таләпләр бүген такси хезмәтләреннән файдаланучыга финанс яктан берничек тә кагылмый, чөнки әлегә рөхсәт язуы бушлай бирелә. Ләкин шунысы бар: 2013 елның 1 гыйнварыннан такси кузовы сары яки ак төстә булырга тиеш. Болар һ.б. хакында быел 21 апрельдә кабул ителгән 69 нчы федераль законда, быел 10 октябрьдә кабул ителгән 77 нче ТР законында һәм аннары 6 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетының 999 нчы күрсәтмәсендә аерым әйтелә.
Министр сүзләренчә, алга таба таксига шәһәр җәмәгать транспортына дип бүленгән өстенлекле юлдан йөрү хокукы бирү турында ЮХИДИ белән сөйләшүләр бара. "Бизнесларына әшәкелек эшләү нияте түгел бу, бары тәртип урнаштыру һәм пассажирлар иминлеге өчен җаваплылыкны арттыру. Такси уңайлы, куркынычсыз һәм кешене җәлеп итә торган булырга тиеш", - дип басым ясап әйтте Л.Сафин. Брифингта, шулай ук, аның яңарак билгеләнгән урынбасары Николай Стукалов та катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз