Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Николай Фроловка автомобиль бүләк итте
2011 елның 13 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов белән очрашты. Республика башлыгы аны 80 яшь тулуы белән котлады һәм күпьеллык актив эшчәнлеген, ветераннар хәрәкәте үсешенә сизелерлек өлеш кертүен исәпкә алып “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын һәм яңа автомобиль тапшырды.
“Сез республиканың иң югары бүләгенә лаек. Сезгә сәламәтлек, актив тормыш позициясе телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Үз чиратында, Николай Фролов ветераннарга күрсәтелгән ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде.
Н.Фролов яшьтән үк зур сәнәгать предприятиесендә эшләргә хыяллануы турында сөйләде. Ул 1931 елның 13 декабрендә Татарстанның Югары Ослан районы Волково авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килә, “Спартак” аяк киемнәре комбинатына фрезерчы ярдәмчесе булып эшкә керә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң “Радиоприбор” заводына фрезерчы булып эшкә урнаша, анда озак еллар хезмәт куя. 1970 елда завод партия комитеты әгъзасы итеп сайлана. Эштәге батырлыгы өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә. 1972-1991 елларда Н.Фролов – партия өлкә комитеты Бюросы әгъзасы. 2000 елда лаеклы ялга чыкканнан соң, ул совет рәисе урынбасары сыйфатында “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы тормышында актив катнаша.
Н.Фролов республика Президенты белән әңгәмә вакытында спорт белән актив шөгыльләнүе, җәен көн саен Иделдә су коенуы, футбол уйнавы хакында хәбәр итте. Ул 2013 елгы Универсиаданы үткәргәндә Казанга уңышлар теләде һәм үзенә бүләк ителгән автомобиль өчен рәхмәт белдерде.
Журналистларга биргән интервьюсында Николай Фролов бүген аның өчен республика җитәкчелеге оештырган зур бәйрәм булуын белдерде. Хәзерге вакытта ул яшьләр белән эшли. “Яшьләрне өлкәннәргә карата игътибарлырак булырга өйрәтәм, иҗтимагый эш башкаруның әһәмияте хакында сөйлим”, - диде очрашуның герое.
Очрашуда шулай ук ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, “Татарстан геройлары” Иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз