Татарстанны дөнья аренасында таныту һәм республикага потенциаль инвесторларны җәлеп итү өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген CNBC компаниясенең Ауропа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча вице-президенты Пол Маравиглиа белән очрашуында каралды.
Рөстәм Миңнеханов CNBC телеканалының республикада билгеле булуын искәртеп, Татарстанны дөнья җәмәгатьчелегенә презентациияләүнең мөһим булуын ассызыклады. Аның белдерүенчә, республика Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне, махсус икътисади зоналарны үстерү буенча актив эш алып бара, югары технологияле производствога җитди игътибар бирелә. ТР Президенты сүзләренә караганда, бүген Татарстанның дөнья лидерлары булган “Даймлер” (Daimler AG), “Форд” (Ford), “Камминз” (Cummins), “Кейс Нью Холланд” (Case New Holland – CNH) кебек компанияләр белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан туризм үсеше ягыннан караганда да кызыксыну тудыручы төбәк. Ул якын елларда республика кабул итәчәк дөньякүләм ярышларга: 2013 елгы Универсиадага, 2015 елда узачак су спорты төрләре буенча дөнья беренчелегенә, 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына тукталды. “Татарстанның потенциаль инвесторлар, туристлар, җанатарларны җәлеп итү өчен мөмкинлекләре җитәрлек”, - диде республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, бүген алда торган бурычларның берсе – төбәкнең җәлеп итү сәләте буенча стратегия төзү, аны дөньяда танытырлык итү. CNBC телеканалы тамашачылары өчен Татарстан Россиянең икътисади үсештәге төбәкләренең берсе, күпконфессияле һәм милләтле субъект буларак та кызыкыну уята алыр иде.
Пол Маравиглиа, үз чиратында, телекомпаниянең тарихы белән таныштырып, аның тапшыруларының Ауропа, Азия, Африкага таратылуын, аны дөньяда 380 млн нан артык кеше каравын җиткерде. Каналның төп аудиториясе – икътисад, сәясәт, бизнес өлкәләрендә җитәкче вазифалар биләгән ир-егетләр икән.
CNBC компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча директоры Евгения Рогожина Татарстан өчен медиа-компания эшләнүен, аның инвесторлар җәлеп итү, төбәк белән кызыксыну уятырга ярдәм итәчәген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион үсеш, Матбугат һәм коммуникацияләр агентлыкларына әлеге телеканалның тәкъдимнәрен өйрәнү бурычын йөкләде.