Ел саен “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” конкурсы кысаларында “Идея-1000” инновацияле проектлар программасы буенча да сайлап алу үткәрелә. Бүген анда “Яшьләр инновацияле проекты”, “Старт-1”, “Старт-2” номинацияләрендә җиңгән 60 автор бүләкләнде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.