Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Казанда вәкаләтләрне яңадан бүлешү турында фикер алышты
2011 елның 23 декабре, җомга
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча киңәйтелгән утырышы узды. Аны РФ Финанс министры Антон Силуанов алып барды. Утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Түбән Новогород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Чуашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев, Пермь крае губернаторы Олег Чиркунов, Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев, Саратов өлкәсе губернаторы Павел Ипатов, РФ төбәкләре муниципалитетлары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Көн үзәгенә түбәндәге мәсьәләләр куелды: вәкаләтләр бүлешү, җирле бюджетлар: керем базасын ныгыту, вәкаләтләрне тапшыру, бюджетара мөнәсәбәтләр.
“Безнең максат – Дәүләт Советында бу мәсьәләләр хакында фикер алышу алдыннан позицияләрне формалаштыру”, - дип билгеләп үтте РФ Финанс министры. Антон Силуанов билгеләп узганча, федераль хакимият вәкаләтләрнең күп өлешен субъектларга бирүне кирәк дип саный, чөнки нәкъ менә төбәкләрдә кайсы дәүләт хезмәтенә өстенлек бирү ныграк аңлашыла.
РФ Финанс министры фикеренчә, вәкаләтләрне субъектларга тапшыру процедурасын да гадиләштерү мөһим. “Бүгенге көндә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен субъектларга бирелүче субвенцияләр саны бик күп, нәтиҗәдә шактый зур бюрократик йөкләнеш кичерергә туры килә, 10 вәкаләт күчсә 10 субвенция дигән сүз, һәр субвенция хисап таләп итә. Шуңа күрә без бер федераль органга бер субвенция турында сүз алып барабыз. Вәкаләтләр үтәлеше сыйфаты өчен дә РФ субъектларыннан сорау алыначак”, - дип белдерде Антон Силуанов.
Субсидияләр мәсьәләсендә шул ук хәл. “Һәр субсидия хисап таләп итә, бу исә РФ субъектларын эшчәнлектән игътибарын читләштерә, чиксез кәгазь язмалары артык мәшәкатьләр тудыра. Без субсидияләр бирүне бер программа кысаларына кертергә тиешбез”, - ди ул. Аның әйтүенчә, РФ Президенты да федераль органнардан - субъектларга, субъектлардан муниципалитетларга субсидия бирү процедурасын гадиләштерү әһәмиятенә басым ясаган.
Җирле бюджетларда хосусый вәкаләтләрне үтәү өчен ресурслар, салым мөмкинлекләре җитәрлек түгел. “Авыл җирлекләренә гражданнар тормышына кагылышлы гади вәкаләтләрне калдыру кирәк, алардан сорау да азрак булачак”, - дип ассызыклый Антон Силуанов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз