ТР Президенты Казанда соципотека буенча төзелгән йорттан фатир алучыларны котлады

2011 елның 24 декабре, шимбә
Казанның Киров районы Кызыл Армия урамында соципотека программа буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар яңа фатирлы булучыларны өй туе белән котлады.

Яңа йортның беренче катында 70 урынга исәпләнгән балалар бакчасы урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин фатирларны карадылар һәм Садриевлар гаиләсендә кунакта булдылар.

Садриевлар бу фатирны 3 ел көткән. ТР Президенты гаиләгә бүләк тапшырды.

“Яңа елны 2011 елда республикада куелган план күрсәткечләренә ирешеп каршы алабыз”, - дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры журналистлар белән фикер алышканда. Социаль ипотека программасы буенча 2 йортны тапшырасы калды, алар икенче атнада әзер булачак. Министр сүзләренә караганда, башка программалар буенча куелган бурычлар үтәлгән. Ул төзүчеләргә зур күләмле эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. “2012 елда спорт объектлары төзелеше дәвам итәчәк. Шәһәрне Универсиадага әзерләү төп бурыч булып тора”, - диде министр. Шулай ук киләсе елда да социаль ипотка программасы һәм башка программалар, шул исәптә яшь гаиләләр өчен йортлар төзү эше дәвам итәчәк. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эшләре актив алып барылачак. Моннан тыш, дәүләт-шәхси партнерлык программасы буенча балалар бакчалары төзелешенә җитди игътибар биреләчәк, дип тәмамлады сүзен Ирек Фәйзуллин.

Билгеләп үтәбез, 2011 елда Казанда социаль ипотека программасы 4214 фатирлы 248 мең кв. метр торак төзү планлаштырылган иде. Республика башкаласында бу программа буенча еллык план арттырып үтәлгән. Социаль ипотка программасы буенча 4260 фатирлы 251 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International