Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Киләсе ел башыннан гражданнарга Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат он-лайн режимында бирелә башлый
2011 елның 27 декабре, сишәмбе
Киләчәктә Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан гражданнарга һәм юридик затларга мәгълүмат Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре катнашыннан башка гына, он-лайн режимында бирелә башлаячак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов белдерде.
Гражданнар дәүләт реестрыннан күчермә сорап мөрәҗәгать иткәннән соң 2-3 минут узуга, алар сораган документ инде әзер дә булачак. Бу мөмкинлектән татарстанлылар киләсе ел башыннан ук файдалана алачак.
Альберт Хәйретдинов сүзләренә караганда, бу бер яктан, мөрәҗәгать итүче гражданнар уңайлыгы өчен уйланылса, икенче яктан коррупция ихтималына юл калдырмый. Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматлар махсус мәгълүмат системасы рәвешендә Росреестр сайтында (www.rosreestr.org) урын алачак. Әлеге сервис күчемсез милек белән бәйле операцияләр санының һәм алар бәясенең ачыклыгын гына тәэмин итеп калмыйча, аларның структурасын да ача. Билгеле булганча, бүген күчемсез милек объектлары белән бәйле операцияләрнең барысы да Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестры аша уза.
Бүгенге көндә әлеге системаны эшләтеп җибәрүгә соңгы әзерлек эшләре-шәхси мәгълүматларның яклануын тикшерү бара. Дәүләт реестрының Росреестр сайтына чыгарылган мәгълүматлар базасында күчемсез милек объектларының төгәл адресы күрсәтелмәячәк.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе киләсе елда шулай ук Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрының бөтен мәгълүматлар базасын үзәкләштерергә ниятли. Шуннан соң, республика халкы күчемсез милеккә хокукны теркәү мәсьәләсе белән идарәнең яки Кадастр палатасының төрле муниципалитетларда урнашкан теләсә кайсы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә алачак.
Ниятләгән планнарын гамәлгә ашыру өчен Росреестр бүгенге көндә күчемсез милекнең бердәм федераль мәгълүмат базасын (ЕФИСН) төзүне дә алып бара. Ул Күчемсез милеккә һәм алар белән бәйле алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестры белән Дәүләт күчемсез милек кадастрын берләштерүче эре интеграция проекты булачак. Аның төп максаты- гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, он-лайн режимында кирәкле мәгълүматны бирү.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз