Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планы үтәлеше контрольдә тотылачак
2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
16 нчы ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР муниципаль берәмлекләренең VI корылтае узган иде. Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышының көн үзәгенә, корылтай нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралары планы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Премьер-министр билгеләп узганча, корылтай йомгаклары буенча чаралар планы төзелгән һәм кайбер юнәлешләр буенча эш алып барыла башлаган. Авыл җирлекләренә ноутбуклар тапшырылган. ТР муниципаль берәмлекләре башлыкларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе уңай чишелешен тапты диярлек. “Дөрес, финанс ягыннан зур чыгымнар таләп итүче сораулар да бар-барын, тик шуны ныклы төстә әйтә алам: бер сорау да игътибар үзәгеннән читтә калмаячак. Уртак тырышлык белән аларны хәл итәчәкбез”, - дип ассызыклый Хөкүмәт башлыгы. Ул муниципаль берәмлек башлыкларын актив эшкә һәм югары үрләргә омтылырга өндәде.
Төп доклад белән ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров хисап тотты. Ул искәртеп узганча, соңгы корылтайда җирле үзидарә реформасын тормышка ашыру барышында казанышлар һәм проблемалар җентекләп тикшерелгән. “Корылтай нәтиҗәләре күпчелек муниципалитетларның яңа шартларда авыл җирлекләре үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле төстә хәл итү мөмкинлегенә ия булуын күрсәтә. Корылтай нәтиҗәләрен игътибар белән өйрәнеп, аның карарлары үтәлеше буенча эш оештыруда уңай тәҗрибә күзәтелә”, - дип белдерде Минсәгыйть Шакиров.
Аның әйтүенчә, корылтай нәтиҗәләре буенча, 2012 нче елга Татарстан бюджетына, муниципалитетларның финанс тотрыклылыгын арттыруга йөз тоткан үзгәрешләр кертелгән. ТР Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә уртак чаралар планы расланган. Ул 57 пункттан гыйбарәт. Минсәгыйть Шакиров билгеләп үткәнчә, муниципаль орган башлыкларына Татарстан Хакимияте вәкилләре белән берлектә, РФ Президенты Дмитрий Медведев Фәрманында билгеләнгән нигезләмәләр буенча федераль башкарма хакимият, РФ субъектлары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешү буенча чаралар уздырырга туры киләчәк. “План муниципалитетларының төрле өлкәләрдәге киңкырлы эшчәнлеген колачлый. Аның кысаларында салым җыюны камилләштерү, салым һәм финанс хезмәтләре белән хезмәттәшлекне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар каралган. Планга шулай ук ТР Президентының торак йортларга, уку биналарына капиталь ремонт уздыру, авыл клублары төзелеше һәм төзекләндерү, авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү кебек республика программаларын гамәлгә ашыруда муниципалитетлар өлешен җанландыру турындагы йөкләмәләре дә кергән.
План үтәлеше квартал саен күзәтчелек астында булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз