Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Казанның кар чистарту техникасы күргәзмәсендә булды
2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда кулланыла торган кар чистарту техникасы һәм урамнарны җыештыру технологиясе күргәзмәсендә булды. Республика башлыгы белән бергә яңа машиналар, реагентлар һәм башка экспонатларны “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Казан мэры Илсур Метшин да карады.
Татарстан башкаласын яңа техника белән “КАМАЗ” мәйданчыкларында урнашкан “Бошунг КАМА” ҖЧҖ предприятиесе тәэмин итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кар чистарту техникасының сыйфатына югары бәя бирде һәм “КАМАЗ” шассиен куллану чит ил машиналары белән чагыштырганда эксплуатация чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Үз чиратында, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, Казан муниципаль хакимиятләренең техникага заказ бирүе “Бошунг КАМА” предприятиесенең зыянсыз эшли башлавын тәэмин иткән.
Күргәзмәдә шулай ук бозлавыкка каршы реагентлар һәм кар эретү машиналары да тәкъдим ителгән иде.
Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов яңа техниканың быелгы бураннарга каршы көрәштәге зур өлешен билгеләп үтте. “Әлеге программа 1,5 миллиард сумга төште – 1 миллиард сум акчаны – республика, 500 миллионын шәһәр бүлеп бирде”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов һәм кар чистарту техникасын яңартуны дәвам итәргә кирәк дип белдерде.
“Чаллыда шундый ук программаны гамәлгә ашыру эшенә керештеләр инде, бу Россиянең барлык шәһәрләре өчен үрнәк булыр дип уйлыйм. Мондый техника Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә эшләр дип өметләнәм”, - диде республика Президенты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз