Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
РФ энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов: "ТАНЕКО" - Россиядә нефть эшкәртү өлкәсендә соңгы 20 елдагы иң зур проект"
2011 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов эш сәфәре белән Түбән Камада булды. Алар шәһәрнең эре предприятиеләре белән танышты һәм “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының ирешелгән күләмнәре һәм продукция күрсәткечләре хакында фикер алышты.
Кунаклар беренчеләрдән булып ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының үзәк оператор бүлмәсендә булды. 900 квадрат метр мәйданны биләгән бинада дистәләгән компьютер урнашкан, алар бөтен заводны контрольдә тота. Аннары кунаклар предприятие эшчеләре ел саен үз белемен арттыра һәм осталыгын чарлый торган укыту сыйныфын карады. Шуннан соң С.Кудряшов һәм Р.Миңнеханов иң яңа чит ил җиһазлары куелган лаборатория белән танышты.
Комплекс белән танышып чыкканнан соң Түбән Каманың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар “ТАНЕКО” комплексының алдагы перспективалары хакында фикер алышты һәм башка мәсьәләләрне карады. Предприятие генераль директоры Хәмзә Баһманов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә комплекста 2 миллион 80 мең тонна нефть эшкәртелүе хакында хәбәр итте. Җитештерелгән барлык продукция дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә.
Киңәшмәдән соң үткәрелгән журналистлар белән әңгәмәдә С.Кудряшов “ТАНЕКО” комплексының ролен югары бәяләде. РФ энергетика министры урынбасары шулай ук проектны гамәлгә ашыруда катнашы булган һәркемнең гаять зур хезмәтен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга Татарстанның алдагы үсеше өчен “ТАНЕКО”ның әһәмияте хакында сөйләде. РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин тарафыннан куелган бурычлар нигезендә, ТР алдында 2015 ел ахырына тулаем төбәк продуктын 2 триллион сумга җиткерү бурычы тора. “ТАНЕКО” кебек югары технологияле һәм масштаблы проектлардан башка әлеге бурычны хәл итү мөмкин түгел. “ТАНЕКО” комплексының беренче чираты эшли башлау – нефть эшкәртүнең тирәнлеген 97 процентка җиткерү юлында иң мөһим адым”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз