ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чыгышында билгеләп үткәнчә, барлыгы 2 мең 824 км озынлыктагы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерергә кирәк. 2011 елның 1 июленнән, әлеге эш башланып киткәннән алып, 171 км озынлыктагы җир өсте элемтә линияләре җир астына төшелергән.
Җир астына төшерелгән 171 км элемтә линияләренең 64 км ы -Казанга, 21 км ы- Чаллыга туры килә. “Иң мөһиме: башкарылган эшләр күләменең башкарылырга тиешле гомуми күләмгә процентлы нисбәтен бәяләү”, -ди Николай Никифоров. Моның буенча караганда, Чистай алда бара. Биредә алмаштырылырга тиешле җир өсте элемтә линияләренең 80 процентында инде эш башкарылган. Дөрес, калада башкарыласы гомуми эшләр күләме дә зур түгел. Алабуга икенче урында бара. Биредә планның 40 проценты үтәлгән. Әлмәттә бу күрсәткеч- 15, Лениногорскида -12 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта түбән күрсәткечләр биргән шәһәрләр бар, ди министр. Казанда, мәсәлән, элемтә линияләренең 4 проценты гына җир асты коммуникацияләренә күчерелгән. Хәер, башкалада үтәп чыгарга тиешле күләм дә калган шәһәрләргә караганда зуррак (1000 км дан артык). Җир өсте линияләренең гомуми озынлыгы Чаллыда да зур.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, иң проблемалы оператор булып җир өсте элемтә линияләренең гомуми озынлыгы 1240 км дан артык булган “Эр-Телеком” компаниясе санала. Шушы линияләрнең бүгенгә 12 км да гына эшләр башкарылган. “Министрлык, муниципалитет һәм оператор арасында рәсми рәвештә имзаланган килешү гамәлдә. Анда 2012 елда конкрет даталарга 114 км линиянең җир асты коммуникацияләренә күчерелергә тиешлеге күрсәтелә. Тагын 1100 км дан артык озынлыктагы линияләрнең язмышы әлегә ачык кала”, -ди Никифоров.
“ТВТ”, “Вымпелком” операторларына килгәндә, беренчесеннән 563 км, икенчесеннән 473 км озынлыктагы линияне күчерү буенча телдән вәгъдә алынган. Тик алар рәсми документ белән әлегә беркетелмәгән. Николай Никифоров белдергәнчә, әлеге компанияләр федераль дәрәҗәдәге милекчеләр кулында. Бүген аларның Татарстандагы офислары җитәкчеләре документларның Мәскәүдә килештерүдә булуын белдерә. “Мәсьәләнең конструктив чишелеше буенча аларда аңлау булуын күрәбез”, -ди министр.
Калган берничә оператор буенча килешүләр төзелгән, җир өсте линияләрен алмаштыруның анык графигы булдырылган.
Николай Никифоров мондый анык график булдыруны рациональ хезмәттәшлек формасы дип атады. Ул, үз чиратында, нигезсез штрафлардан котылырга, линияләрне биналар милекчеләре тарафыннан законсыз сүтүгә юл куймаска да ярдәм итә.
“Без әле олы юлның башында гына. 2012 ел бу юнәлештә конструктив эш алып бару буенча хәлиткеч ел булыр дип ышанам”, -ди Николай Никифоров.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.