Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: "Юстиция министрлыгы республиканың законнар базасын тәртиптә тота"
2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Юстиция министрлыгының коллегия утырышы, республика министрлык һәм ведомстволарының ел йомгакларына багышланган киңәшмәләренә старт бирде. 2011 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2012 нче елгы бурычларга багышланган коллегия утырышында ТР Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Төп доклад белән ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов чыгыш ясады.
Икенче ел рәттән ТР Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге планы 100 процент дәрәҗәсендә үтәлә. ТР Дәүләт Советы депутатларына карауга ТР Министрлар Кабинетыннан 14 закон кертелгән – 12 се кабул ителгән.
2011 елда юстиция министрлыгы 2636 норматив хокукый актка экспертиза уздырган. Министрлык тарафыннан 75 норматив хокукый акт проекты эшләнгән, шул исәптән 4 федераль закон проекты, 1 РФ Хөкүмәте боерыгы проекты, 5 ТР Президенты Указы проекты, 40 ТР Законнары проекты, 21 ТР Министрлар Кабинеты Карары проекты, 4 ТР Министрлары Кабинеты боерыгы проекты.
“Министрлык тарафыннан ТР законнарына инкорпорация максаты белән, 1917 нче елдан алып, 1930 нчы елга кадәр чорда кабул ителгән ТАССР Закон актларына яки аларның аерым положениеләренә анализ ясау эше башкарылды. Нәтиҗәдә ТАССР ның 25 закон асты норматив хокукый актының гамәлдән чыкканлыгын тану зарурлыгы шәрехләнде”, - дип белдерде Мидхәт Корманов.
“Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлеше – ТР муниципаль норматив хокукый актлар исемлеген оештыру һәм алып бару. Теркәү кенәгәсенә 2006-2011 елларда дөнья күргән муниципаль норматив хокукый актларны кертү буенча зур эш башкарылды. 2012 елның 1 нче гыйнварына исемлеккә барлыгы 30 477 акт кертелгән. Узган елда муниципаль норматив хокукый актлар исемлеген 15646 акт тулыландырды”, - дип бәян итте министр.
Ведомство норма чыгару эшчәнлеген дә дәвам итә. Республика дәүләт хакимияте башкарма органнарыннан дәүләт теркәвенә 421 норматив хокукый акт килеп ирешкән, аларның 317 се теркәлгән, дәүләт реестрына кертелгән һәм басылып чыккан.
“2011 нче елның декабрендә “ТР муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге турындагы” Законга, теркәлер алдыннан мондый актларга юридик экспертиза үткәрү буенча таләпләрдән гыйбарәт булган үзгәрешләр кертелде. Муниципаль актларның закон таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнары аларны тәртипкә китерергә тиеш булачак”, - ди Мидхәт Корманов.
ТР Юстиция министрлыгы ТР норматив хокукый актларының бердәм банкын алып бару өчен дә җаваплы. Былтыр Бердәм банкка 1747 норматив хокукый акт кертелгән.
2011 елның 30 июлендә норма чыгару эшчәнлеген алып барганда ТР прокуратурасы белән хезмәттәшлек турында килешү рәсмиләштерелгән, аның нигезендә министрлык һәм ведомстволарның барлык норматив хокукый актлары теркәлүгә кадәр прокуратурага юлланачак. Узган елда министрлык һәм ведомстволарның 317 норматив хокукый акты теркәлгән.
2011 елда министрлык тарафыннан җирле үзидарә реформасын гамәлгә ашыру процессында муниципаль берәмлекләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча җитди эш башкарылган. Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарәнең 2 меңнән артык хокукый актын эшләүдә катнашкан, 1,5 меңнән артык норматив хокукый акт проектына хокукый экспертиза үткәрелгән.
Мидхәт Корманов Татарстанның норматив хокукый актларын махсуслаштырылган сайтта рәсми төстә бастырып чыгаруны тәкъдим итте, бу моңарчы бу максатларда кулланылган басма ММЧ ны алмаштыру мөмкинлеген бирер иде. Илдар Халиков исә министрның бу фикерен куәтләп, узган елда мондый тәҗрибә беренче тапкыр федераль үзәк дәрәҗәсендә эшкә җигелүен һәм хәзер инде төбәк дәрәҗәсендә кулланыла башлана алуын билгеләп узды. Халиков интернет-ресурска үтемлелекне тәэмин итәргә һәм хатларны дәүләт һәм муниципаль оешмаларга мәҗбүри төстә юллау күрсәтмәсен бирде.
Министрлыкка административ комиссия эшчәнлеген оештыру буенча җирле үзидарә органнарына күчкән дәүләт вәкаләтләре үтәлеше өстеннән контроль дә йөкләнгән. Бу юнәлештә Казан шәһәренә, Азнакай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Теләче муниципаль районнарына административ комиссия эшчәнлекләрен тикшерү оештырылган. Алар барышында комиссияләр тарафыннан административ хокук бозулар турында федераль һәм республика законнары таләпләре үтәлеше өйрәнелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз