Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Быел 1 июльдән ведомствоара багланышларга әзер булу таләп ителә"
2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле турында акт теркәү идарәсендә бүген коллегия утырышы булып, анда узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре игълан ителде һәм 2012 елга бурычлар куелды.
Төп хисап белән чыккан идарә башлыгы Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, быел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, Татарстанда гражданлык хәле турында актлар дәүләт теркәвен ЗАГСның 45 органы һәм муниципаль берәмлекләрдәге шәһәр һәм авыл җирле үзидарәләренең 903 органы башкара. Узган елда республикада гражданлык хәле турында теркәлгән 158652 актның 326626сы юридик әһәмияттә санала.
Элек тәнкыйтьләнеп, “ТР ЗАГС автоматлаштырылган мәгълүмат системасы”н кулланылышка киңрәк кертүне 2011 ел башына бурыч итеп куелган булса, бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре куанырлык: 1922 елдан 2010 елга кадәр вакытта теркәлгән гражданлык хәле турындагы актларны цифрлаштыру ел башындагы 39 проценттан декабрь ахырына 59 процентка җиткерелгән һәм эш дәвам иттерелә. Бүгенгә гражданлык хәле турындагы 2,6 млн. архив язмасы электрон вариантка әйләндереп, системага кертелгән. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чыгышында игълан иткәнчә, республикада 86 электрон сервис булып (http://uslugi.tatar.ru), татарстанлыларның яртысыннан артыгы дәүләт хезмәтләренең электрон юлын сайлый. Нәтиҗәдә, 10,5млн. хезмәт күрсәтелгән, шулардан электрон юл белән 136 мең гариза бирелгән, аларның 19,4 меңе ЗАГС органнарына нисбәтле һ.б. Мәсәлән, быел гына да ЗАГС органнарына чиратка 3376 кеше электрон гариза белән мөрәҗәгать иткән, былтыр ел башына 50 пар гариза бирсә, ел ахырына – 2 меңнән артык, язылышу көнен һәм вакытын броньлау буенча электрон хезмәттән - 19,2 мең пар. Гомумән, министр фикеренчә, ЗАГС органнары республикада электрон хезмәт күрсәтүдә һәм шуның буенча кадрлар әзерләүдә дәүләтнең башка органнары арасында үрнәк булырлык.
Идарә башлыгы Эльмира Зарипова чыгышында 2012 елда ТР ЗАГС, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Федераль статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы, Россия Пенсия фондының ТР бүлеге, Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән дәүләт мәгълүмат системалары арасында багланышлар урнаштыру мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте һәм коллегия утырышы резолюциясендә аның һ.б. уртак эшчәнлекләр буенча сроклар тәгаенләнде (утырышта әлеге министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты). Шулай ук ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре өчен гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләре һәм халыкара хокукый ярдәм күрсәтү буенча практик семинарлар уздыру турында сүз булды.
ТР Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков соңыннан сүз алып, соңгы елда ЗАГС органнары турында начар сүз әйтелмәде, электрон хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ЗАГС белән ЮХИДИ кебек органнар – лидер, диде. Алга таба кадрлар әзерләү һәм программалы идарә үзләштерү мәсьәләсе актуаль, чөнки 1 генә хәреф, 1 генә сан яки өтер дә буталчыклар китереп чыгарырга, эш сыйфатына зыян салырга мөмкин. Быел 1 июльдән ведомствоара багланышларга әзер булу таләп ителә, диде Премьер.
“Булгария” теплоходы һәлакәтеннән соң үзләре белеп тиз арада халыкка ярдәм оештырылуын һәм ЗАГС хезмәткәрләренә еш кына психологик ярдәм дә күрсәтергә туры килүен, гомумән, республика гражданнары турында тулы мәгълүмат әлеге органнар карамагында булуын билгеләп үтеп, ТР Хөкүмәте җитәкчесе шундый авыр чакта хезмәте кергәннәргә рәхмәт белдерде. Соңыннан И.Халиков бер төркем ЗАГС органнары хезмәткәрләренә ТР һәм РФ бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз