Рөстәм Миңнеханов: "Сыйфатлы туклану пропагандасы белән шөгыльләнергә кирәк"

2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан халкының сыйфатлы көнкүрешен тәэмин итү – кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча идарәнең төп бурычы. Тулаем алганда, ведомство 2011 нче елда үз алдына куйган бурычларны үтәүгә иреште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узган ведомствоның йомгаклау коллегия утырышында әнә шулай дип ассызыклады.

2011 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау һәм 2012 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, “ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге” оешмасы баш табибы Васил Зыятдинов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Төп доклад белән Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина чыгыш ясады. Ул төп эш күрсәткечләре белән таныштыргач, Рөстәм Миңнеханов идарә эшчәнлегенә бәя бирде.

“Тулаем алганда ведомство эше тотрыклы, эшчәнлек яхшы оештырылган. Күп кенә юнәлешләр буенча уңай динамика күзәтелә, - дип башлады сүзен ТР Президенты, – тик 2013 нче елда Казан кабул итәчәк Бөтендөнья Җәйге Универсиада уеннарына әзерлек кысаларында идарә алдына тагын да җитди бурычлар килеп баса”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, Казанда, 2014 нче елда Сочида узачак Олимпиада белән чагыштырганда, спортчылар һәм кунакларның өч тапкыр күбрәк булачагы көтелә. “Күп кенә мәсьәләләр буенча җентекле төстә алдан уйлап эш итәргә тиешбез, кешеләрнең менталитетын үзгәртү дә зарур. 2013 нче ел – 2015 һәм 2018 нче елларда узачак дөньякүләм чаралар алдыннан җитди имтихан булачак. Быелдан ук халыкара дәрәҗәдә сынау чаралары күпләп үткәреләчәк”, - дип искәртте Президент.

“Сезнең бурычлар шактый катлаулы – сез эш урыннарында хезмәт иминлеге һәм куркынычсыз шартлар тудыру өчен җаваплы”, - дип республика җитәкчесе һөнәри авыруларга юл куймау мәсьәләсенә тукталды. Марина Патяшина докладында билгеләп узганча, былтыр оешмаларның санитар-гигиена таләпләренә җавап бирмәвенә бәйле рәвештә Татарстанда 203 һөнәри авыру (агулану) очрагы теркәлгән. Һөнәри авырулар дәрәҗәсе былтыр 10 мең хезәмәткәргә 1,51 нисбәтендә. Аларның күп өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, эшкәртүче сәнәгать һәм транспорт оешмаларына туры килә. “Бу санитар-гигиена нормаларга буйсынмаган предприятиеләрдә көч түгүче хезмәткәрләрнең 26 процент өлеше төрле авыруларга сизгер дигән сүз, бу үз чиратында тормыш сыйфатында чагылыш таба”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы диетик һәм балалар өчен туклану продуктларын әзерләүдә чимал сыйфаты өстеннән контрольне билгеләп узды. Аның әйтүенчә, “Бәләкәч” программасы буенча беренче өч елда балаларны үзәкләштерелгән төстә сөт продуктлары белән тәэминат мәсьәләсендә югары сыйфатлы чимал куллану әһәмияткә ия булган мәсьәлә.

Президент ассызыклаганча, республикада югары сыйфатлы азык белән туклану алга сөрелергә тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, халык җирле җитештерүчеләр товарын куллана алсын өчен Татарстанда махсус “Агропромпарк” мәйданы төзелә. Супермаркетларда арзан бәядән продуктлар сату очракларына игътибарны юнәлтте. Мәгълүм булганча, узган елда аларда 82 мең эшләнмә яраксыз дип табылган. “Андый хилафлыкларга юл куйган җитештерүчеләргә карата аяусыз көрәш алып барырга кирәк, без сыйфатлы азык белән сәүдә итәргә тиеш. Җитештерүчеләрне товарлары стандарларга җавап бирүгә мәҗбүр итәргә тиешбез”, - дип, Рөстәм Миңнеханов аларга карата таләпләр кырыс булачагына басым ясады.

“Эчәргә яраклы су сыйфатына килгәндә, без берникадәр проблемалар кичерәбез. Корылык белән бәйле рәвештә һәм башка тоткарлыклар аркасында эчәргә яраклы су программасы берара туктап торды. Татарстанның барлык районнарын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы алга таба да дәвам итәчәк һәм бу максатларга финанс чаралары бүленеп биреләчәк”, - дип ышандырды Президент. Ул билгеләп узганча, аерым савытларда сатылучы эчәргә яраклы судан файдаланучылар да байтак. “Ул хәйран акча тора, шуңа күрә барлык җитештерүчеләр идарә тарафыннан катгый контроль астында тотылырга тиеш. Халыкны ялганлауга урын куярга ярамый. Тормыш дәрәҗәсенең су сыйфатыннан бәйлелеге бик зур”, - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Тирә-як мохит проблемасына тукталып, Президент су чистарту корылмаларының күзәтчелектә булырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча эшне камилләштерү бурычын куйды. “Чүп оясы булуы өстән үк күренеп тора. Каты көнкүреш калдыклары культурасы мәсьәләсенә кире кайтырга кирәк, ул берникадәр аксый. Кайсы калдыкларның эшкәртергә яраклы, ә кайсыларының юк икәнен төгәл аңлау мөһим”, - ди ул.

Коллегия утырышында кулланылышта 30 елдан артык булган мәктәпләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде. Президент бу уңайдан шәрехләп үткәнчә, яше 20 елдан арткан мәктәпләрне дә карарга кирәк. “Без түбәләр торышын кайгырта башладык, муниципалитетлар да бу юнәлештә активлыгын күрсәтсен”, - дип әмер бирде ул. “Анда балалар укый һәм бу биналарның матди-техник базасын торгызу бик мөһим. Мәктәпләрдә дымлылык, салкынлык кебек проблемаларга урын булмаска тиеш, тукландыру мәсьәләсе дә контрольдә булырга тиеш, тикшерүләр беркайчан да артык булмаячак, бигрәк тә су сыйфатлы булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Балаларның җәйге ялы күбесенчә җәйге лагерьләрдә үтүен күздә тотып, Президент фикеренчә, анда тәртип тәэмин итү буенча эшне бүгеннән үк башлау мөһим. Анда балалар теләк белән яшәргә һәм ял итәргә тиеш, ди ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ведомство карамагындагы оешмаларда мәгълүмати технологияләр дә алга сөрелергә тиеш.

Кадрларны әзерләү мәсьләсенә тукталып, Татарстан җитәкчесе белгечләрне яңадан әзерләү мәсьәләсенә җитди караш булырга тиешлегенә басым ясады, чөнки заманча технологияләр моңа мөмкинлек бирә.

Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов идарә вәкилләренә эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм уңышлар теләде.
Коллегия утырышы ТР Президенты Фәрманы нигезендә бүләкләүләр белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International