Татарстанда ташламалардан файдаланырга хокуклыларның 16,5 проценты гына транспорт карталары һәм талоннар ала

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанда ташламалардан файдаланырга хокуклы 1095245 кешенең нибары 16,5 проценты (180 меңләп) гына транспорт картасы белән бердәм социаль юл йөрү билеты (ЕСПБ) талоннарыннан файдалана. Юл йөрүгә каралган ташлама суммасын акчалата аласы килгәннәргә, быел 1 гыйнвардан башлап, балаларга 206 сум, олыларга 342 сум акча биреләчәк. Ел саен Татарстан бюджетында шушы максатларга акча карала, былтыр, мәсәлән, 2,5 млрд. сум булса, быелга – 3 млрд. сумга якын.

Пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиеләр юл йөрүдә ташламалардан файдаланган гражданнарга хезмәт күрсәткәндә керемнәрен югалта. Бу исә республика бюджетыннан компенсацияләнә, мәсәлән, 2010 елда транспортчыларга 386,4 млн. сум, 2011 елда 405,4 млн. сум акча күчерелгән. 2012 елда алар тарифлар буенча 1,006 млрд. сум керем югалта дип исәпләнә. Быелга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга бюджет кабул иткәндә шул максатка 335,3 млн. сум бүленгән булган, шул рәвешле, җәмәгать транспорты хезмәтләре аерым категория гражданнарга тигез күрсәтелсен өчен, бюджеттан тагын өстәмә 671,3 млн. сум акча табасы бар.

Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, шуның кадәр акча бүлеп бирелеп, ташламачыларны ташыганда транспортчыларның “төшеп калган” керемнәрен республика тулысынча каплый икән, димәк, таләпләр дә тиешле күләмдә булачак. “Президент шулай хәл иткән икән, ул тикшерелми, фәкать үтәлә генә”, - дип басым ясап әйтте министр. Аерым алганда, акча җәмәгать транспортын яңартуга, гамәлдәгеләренең техник һәм санитар хәлләрен таләпләргә туры килерлек итәргә тотылырга тиеш. Дәүләт органнары исә, үз чиратларында, аларның техник торышларын, санитар нормалар сакланышын, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын даими тикшереп торачак. Шул рәвешле, транспорты ватык килеш маршрутка чыгучыларга, пассажирларны пычрак, салоны кышын салкын шартларда ташыганнарга, шулай ук реклама язулары артык күп булып, тәрәзәләрне каплап торганнарына көн бетәчәк. Һәрхәлдә, шулай ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International