Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сату-сатып алу белән бәйле килешүләрне тәртипкә салырга чакырды
2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
Дәүләт җир күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Росреестрның ТР идарәсе инициативасы буенча бүгенге көндә Татарстанда җиргә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерүләрне исәпкә алу буенча программа гамәлгә ашырыла. Ул җир күзәтчелеге белән бәйле барлык административ процедураларның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтергә, нәтиҗәләрне оператив анализларга булыша.
Бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында республиканың баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров 2011 елда шундый 15 меңгә якын тикшерү уздырылуын хәбәр итте. Аның барышында җиргә кагылышлы законнарны бозуның 8 меңнән артык очрагы ачыкланып, 6 меңгә якын зат җаваплылыкка тартылган. Закон бозу очракларының 64 проценты җирләрдән документларсыз файдалануга карый.
“2011 елда Росреестр идарәсе республикадагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге барлык җирләрне тикшерде. Нәтиҗәдә, 75 мең гектардан артык мәйданда җирләрнең файдаланылмый ятуы ачыкланды. Шуларның 37 проценты юридик затларга карый, 21 проценты дәүләт милкендә исәпләнә, 18 проценты гомуми өлешләрдәге милек, 15 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына карый, 5 проценты- физик затлар милке, 4 проценты - сорау тапмаган җир кишрлекләре”, - ди Азат Җаббаров. Файдаланылмый яткан җирләрнең төп өлеше Казан янындагы территорияләрдә урнашкан. Нәкъ менә биредә 20 мең гектардан артык мәйдан әйләнешкә кертелмичә, капитал салуның уңышлы объекты булып ята бирә.
Росреестр идарәсе ТР Прокуратурасы белән берлектә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне саклау һәм файдалану буенча 500 дән артык тикшерү уздырып, ташландык хәлдә яткан 30 мең гектар җирне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертеп җибәрүгә ирешкән. Шул рәвешле, узган ел дәвамында файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең 40 проценттан артыгы әйләнелешкә кертелгән. Авыл хуҗалыгы билгеләнешенндәге җирләрне 3 елдан артык файдаланмаган 65 җир хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Шушындый эшлексез затлар җир участокларын кире тартып алу ихтималы хакында да кисәтелгән.
Коллегия эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җаваплы ведомстволарны уртак көч белән бу эштә тәртип урнаштырырга чакырды. “Кайбер эшмәкәрләр җирләрне сатып алып, аны кулланылышка кертми. Алар аны ел саен яңадан рәсмиләштерә. Алар һәрвакыт бу хакта ТР Министрлар Кабинетына тәкъдим кертергә тиеш. Бу тәкъдимнәрне күргән юк, ә бу җир участокларын ниндидер юллар белән теркәү бара”, -дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов Росреестр идарәсенә ТР Прокуратурасы белән берлектә аеруча Казан, Чаллы янәшәсендәге территорияләр буенча җиргә хокук һәм аның белән бәйле килешүләрне яңадан карап рәсмиләштерү процедураларының ничек узуын тикшерергә, инвентаризация ясарга кушты. “Әгәр җир хуҗасы җирне тиешенчә файдалана икән, аңа дәгъвалар юк. Әгәр ул җирне сатып алып, тиешсез хәлдә тик яткыра икән, бу җирләр буенча килешүләрне туктатырга кирәк. Ул җирләрне алардан алып, эш күрсәтүче милекчеләргә бирергә кирәк”, -дип ассызыклады Президент. Шәһәр яны территорияләрендә еш кына авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгый җирләргә күчерү белән мавыгалар. Моңа бик сак карарга кирәк, дип Президент тагын бер кат шәһәр яны территориясендәге җирләрнең капиталлаштыруны көтеп ята торган урын түгеллегенә, ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булуына игътибар юнәлтте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз