Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында катнашты

2012 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрүче “Россия һәм дөнья: 2012-2020” Гайдар форумында Татарстанның үсеш юнәлешләре һәм бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Форум бүген Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ачылды.

Анда Россия һәм чит илләрнең танылган сәяси һәм икътисади эшлеклеләре катнаша. Рөстәм Миңнеханов “Яңа үсеш моделе” дигән исем астында узган беренче пленар утырышның төп катнашучыларыннан берсе булды.

Утырышта докладлар белән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Саклык банкының идарә рәисе һәм президенты Герман Греф, Бөтендөнья банкының Ауропа һәм Үзәк Азия илләре буенча вице-президенты Филипп ле Уэру чыгыш ясады.

Игорь Шувалов РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинның сәламләү хатын укыды һәм узган 12 елда Россия Федерациясенең үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга кадәрге бурычлар хакында хәбәр итте. Үз чыгышында И.Шувалов бүгенге вәзгыятьтә Россиянең якындагы дистә елда икътисади һәм сәяси яктан нык үскән җәмгыятькә әверелергә барлык мөмкинлекләре дә булуына ышаныч белдерде.

Дискуссиянең модераторы - Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “икътисади могҗиза” исеменә дәгъва кылучы төбәк башлыгы буларак тәкъдим итте. Р.Миңнеханов үз чыгышында төбәкне үстерү буенча Татарстан җитәкчелегенең гамәли адымнары хакында хәбәр итте. ТР Президентының сүзләренә караганда, 2011 елда республиканың эчке төбәк продукты 1,25 триллион сум тәшкил иткән. 2016 елда бу күрсәткеч 2 триллион сумга җитәргә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтелүе, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм торак төзелеше буенча киң колачлы программалар гамәлгә ашырылуы хакында хәбәр итте. ТР Президенты 2011 елда республикада күп еллар дәвамында беренче тапкыр халыкның табигый артуын аерым билгеләп үтте.

Республика башлыгы ассызыклаганча, ил һәм төбәкне үстерү җитди кадрлар потенциалыннан башка мөмкин түгел. Аны арттыру өчен Татарстанда белем бирүне үстерү стратегиясе кабул ителгән, аның кысаларында мәгълүматлаштыруга басым ясала. Республикада барлык укытучыларга ноутбуклар тапшырылган, мәктәпләр Интернет челтәренә тоташтырыла. 2012 елдан шулай ук мәктәпләрне ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. “Әгәр без мәктәптә тиешле белем бирмәсәк, алга таба кешегә кыен булачак”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Татарстан югары мәктәпне үстерүдә федераль һәм ике фәнни-тикшеренү вузына таяна. Республикада шулай ук 14 һөнәри белем бирү кластеры булдырылган.

Эчке төбәк продуктын арттыру юллары хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган “ТАНЕКО”, “Аммоний” проектлары, “Түбән Кама Нефтехим”да этилен җитештерү заводы хакында хәбәр итте.

Татарстан Президентының сүзләренә караганда, бер үк вакытта булган предприятиеләрне дә үзгәртеп корырга кирәк. Мисал өчен, республикада сакчыл җитештерү программасы кабул ителгән. ЛИН-технологияләр кертү нәтиҗәсендә “КАМАЗ” 5 ел эчендә 16 миллиард сум акчаны янга калдырган.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Алабуга” махсус иктисади зонасы икътисадны үстерү өчен зур потенциал булып тора. Инде хәзер үк анда 26 резидент исәпләнә, киләчәктә аларның санын 60 ка җиткерү күздә тотыла.

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкның потенциалы тиешле инфраструктура булдыру ярдәмендә ачыла. “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Химград” технополисы, IT-парк уңышлы эшләп килә. Якын көннәрдә Чаллыда икенче IT-парк эшли башлаячак – ул беренче чиратта “КАМАЗ” ААҖенә хезмәт күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Казанның “Иннополис” инновацион иярчен-шәһәрен төзүне республика үз алдына куя торган амбициячел бурычларның берсе дип атады. Шулай ук, ТР Президентының сүзләренә караганда, форум кысаларында Татарстан Кама сәнәгать районы проектын тәкъдим итәчәк – киләчәктә әлеге кластер елына 1 миллиард сумлык сәнәгый продукция җитештерер дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International