Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Урманчылар династиясен сакларга кирәк”
2012 елның 20 гыйнвары, җомга
Урманнар хәзер Россия Федерациясе территориясенең яртысын биләсә, Татарстанның - 17 генә процентын. Урман хуҗалыгы тармагы, чынлыкта, инерцион, бернәрсә дә эшләмәсәң дә берни булмас кебек, ләкин киләчәк буыннар уңышлылыгы өчен кул кушырып утырырга ярамый, чөнки урман эшендә бүгенге тырышлыкның хезмәт җимешләре дистәләрчә еллардан соң гына өлгерә, сизелерлек була. 17 процент кына урманлык булгангамы, аның үзебезнең файдага икәнен яхшы аңлап эш итәбез, чөнки әйләнә-тирә мохитнең, экологиянең яшәеш өчен төп критерийларның берсе булып тора.
Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышындагы чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте. Россия кебек урманнарга бай илдә урман хуҗалыгы белән идарә итүдә, Татарстан башлыгы сүзләренчә, федераль агентлык кына түгел, министрлык кирәк. “Бу хакта минем фикерем нык, алга таба да шулай диячәкмен. Чөнки бу җитди тармак, урман исә үзеннән-үзе генә үсми, үзе үскән урман инде ул бөтенләй башка һәм мөнәсәбәт тә башка булачак, - диде ул һәм бүген алып барыла торган урман утырту-тәрбияләп үстерү, селекция-орлыкчылык эше, кадрлар әзерләүнең мөһимлегенә басым ясап. - Боларның барысы да фәнгә нигезләнеп эшләүне һәм күп хезмәт, чыгымнар таләп итә, аның каравы, нәтиҗәсе дә зур була”.
Кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталып, Президент, урманнарда эшләүче кешеләргә, гаиләләргә аерым мөнәсәбәт булырга тиеш, чөнки алар кече яшьтән әзерлек уза; урманчылар династиясен сакларга кирәк, урман хуҗалыгында профессионаллар эшләве мөһим, бу өлкәдә белгечләр әзерли торган уку йортларын үстерү зарур, диде. Гомумән, техникумның (Лубян урман хуҗалыгы техникумы турында сүз) дәрәҗәсен һәм ролен күтәрү кирәк. Урманнардан файдалану дөрес оештырылуы шарт; урманлылык тармагында уңышлы эшләп була, Россиядә алга таба аерым программаларны сынап-эшләп карарлык пилот төбәкләр булырга тиеш һәм Татарстан барлык федераль программаларда да катнашачак, дип ышандырды Р.Миңнеханов.
Аның кебек эш күрсәтә һәм үз сүзен федераль дәрәҗәдә әйтә белгән кешеләр безгә бик кирәк, дип, Президент ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевнең, тармакның эшчәнлегеннән канәгать калуын белдерде. Коллегия утырышында Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, федераль органнар вәкилләре булуын күздә тотып, федераль органнардан ярдәмгә өмет багълыйм, дип “киртләп” куйды.
Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков чыгышында, регионнарның мондый югары дәрәҗәдәге һәм конкрет фикерләр, перспективалар анык күрсәтелгән җитди җыенында беренче катнашуым, дип билгеләп үтте. “Татарстан аякларында нык басып тора, үсеш перспективалары күзалланган. Урман хуҗалыгы тармагы өчен горурлык хисләре кичерәм мин һәм аңа карата бу республикада игътибарлы карашка шатмын. Бөтен проектларда да уңай нәтиҗә күрсәткән Татарстан тәҗрибәсе бөтен Россиягә таратылачак, республикада әзерләнгән урман үстерү материаллары Россиянең үзәк һәм көньяк өлешләрендә дә файдаланылачак”, - дип канәгатьлек белдерде илнең урман хуҗалыгы башлыгы.
Соңыннан Р.Миңнеханов хезмәтендә аерылып торган һәм күп еллар шушы тармакта уңышлы эшләгәннәргә республиканың дәүләт һәм федераль агентлык бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз