Килешүне имзалау тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары – статс-секретарь Наталья Паршикова, Халыкара студентлар спорт федерациясенең (FISU) вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге башлыгы Олег Матыцин, танылган баскетболчылар Сергей Белов, Анатолий Мышкин, Сергей Панов, шулай ук Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Сергей Елевич һәм башкалар катнашты.
“РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән һәрвакыт хезмәттәшлектә торсак та, бүген ике арадагы мөнәсәбәтләр яңа этәргеч алды”, - дип ассызыклады килешүгә кул куйганнан соң Александр Коновалов.
Россия Студентлар баскетбол ассоциациясе башлыгының сүзләренә караганда, документны 2013 елда Универсиада узачак Казанда имзалау символик мәгънәгә ия. “Уеннарны үткәргәннән соң Казанның Россиядә студентлар спорты флагманына әверелү, ә аннары Халыкара дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеге туачак. Без Рөстәм Миңнехановка, аның командасына биредә яшьләргә спорт белән актив рәвештә шөгыльләнү мөмкинлеге тудырганнары өчен өчен бик тә рәхмәтле”, - дип ассызыклады Александр Коновалов.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.