ТР Президенты Казанда транспорт һәм спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше белән танышты

2012 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның спорт һәм транспорт инфраструктурасы объектларында булып, төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгын Казан мэры Илсур Метшин белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, яңа футбол стадионы һәм Су спорты сараенда төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Подрядчылар сүзләренә караганда, Су спорты сараенда агач түшәмәләрне урнаштыру эшләре апрель аенда тәмамланырга тиеш. Ә мартта төп бассейннар төбенә бетон җәяргә керешәчәкләр. Төзүчеләр әлегә урамда бетонны җәю өчен уңайлы температура урнашуын көтә.

Президенка шулай ук объектның тирә-юнен төзекләндерү, матурайту вариантлары да тәкъдим иттелде. Президент Казансу ярында, стадион белән Су спорты сарае янәшәсендә парк булачагын, шуңа биредә башка объектлар төзелеше тыелуын искә төшерде.

Рөстәм Миңнеханов “Авиатөзелеш” һәм “Мәскәү” метро станцияләрендә төзелеш эшләренең барышын да карады. “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов сүзләренә караганда, бүген барлык өч станциядә төзелеш эшләре расланган график нигезендә алып барыла.

Ленин дамбасындагы юлъаергыч төзелеше мәйданы Президент тукталган ахыргы пункт булды. Биредә иске күпер янәшәсендә яңа юл үткәргеч төзү ниятләнә. Ул сафка басу белән, иске күпер сүтеләчәк һәм аның урынына яңа юл үткәргечнең икенче өлеше төзеләчәк. Рөстәм Миңнеханов, эшне башкару өчен таләп ителгән вакытка сыешу һәм шәһәр халкына төшә торган уңайсызлыкларны киметү өчен, төзүчеләргә графикны тагын да тыгызрак алып барырга кушты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International