Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2012 елда Татарстанда компьютер нигезләренә 10 мең пенсионер һәм өлкән яшьтәге гражданны өйрәтәчәкләр
2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
Тиздән Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер нигезләренә өйрәтүче “Интернет-долголетие” дигән яңа проект старт алачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителде. Очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина катнашты.
Брифингта билгеләп үтелгәнчә, пенсия яшендәге гражданнарны компьютер серләренә төшендерү буенча республикада моңарчы да проектлар гамәлгә ашырылды. Мәсәлән, 2009 елдан республикада “Компьтер ликбезы” дигән хәйрия акциясе уздырылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге 36 сәгатьлек әлеге курсларда 30 меңнән артык пенсионерны компьютердан гына түгел, интернет челтәре мөмкинләреннән дә файдаланырга өйрәткән.
“Интернет-долголетие” проекты исә тагын да киңрәк категорияне колачлаячак. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, проектта пенсиягә чыгу алдында торучылар да, туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсия алучылар да катнаша ала. Министр аңлатуынча, проектның максаты – әлеге категория гражданнарны җәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә булышу, эш көчендә булучыларга эш табарга ярдәм итү, заманча компьютер технологияләрен кулланып, яшьләр кебек үк, аларга өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру.
2012 елда әлеге проект нигезендә 10 мең кешене укыту ниятләнә. 72 сәгатькә исәпләнгән семинар 3 ай дәвам итәчәк. Дәресләр атнага икешәр сәгать ике тапкыр үткәреләчәк. Аның барышында өлкәннәр компьютердан куллану серләренә төшенү белән генә чикләнмичә, бөтендөнья челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьтерда текстлар язарга, һәртөрле презентацияләр ясарга өйрәнеп чыга.
Өлкән яшьтәге гражданнарның үзенчәлеген исәпкә алып, аларның төп өлеше өчен укулар майга кадәр оештырылачак. Калган өлеше ноябрьдән укый башлаячак. Гаризалар 1 февральдән кабул ителә башлый. Бу эштә җаваплылык үзәге итеп мунициапаль берәмлекләрдәге мәшгульлек үзәкләре, социаль яклау бүлекләре, пенсия фонды бүлекләре билгеләнгән. Проекның гамәлгә ашырылуын муниципалитетлар координацияли.
Курсларны тәмамлаучыларның барысы да бу хакта махсус сертификат алып чыгачак. Компьютер белеме турындагы сертификатка ия булу эшләргә сәләтлеләр өчен эш табуда да ярдәмгә килә. Мәсәлән, узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, “Өченче яшь университеты” программасында катнашучыларның 30 проценты эшкә урнашкан.
“Интернет-долголетие” - дәүләтнең коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге үрнәге. Бу хактагы идеяне 2007 елдан бирле компьютер гыйлеменә өйрәтүче “Өченче яшь университеты” проектын уңышлы гамәлгә ашыручы Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге керткән иде. Инициатива ТР Президенты Рөстәм Миңнехановта хуплау тапты. Дәүләт проектны финанслауда катнаша. Бу максатларга 10 млн сум бүленгән. Матди-техник база, кадрлар составы белән тәэмин итү өчен чыгымнар таләп ителми. Өлкәннәрне компьютер серләренә төшендерү әзерлекле матди-техник базада - урта һәм урта –махсус белем бирү учреждениеләрендә алып барылачак. Әлегә 200 гә якын уку йорты күз алдында тотыла. Бу эшкә мөгаллимнәр җәлеп ителәчәк. Финанслар аларның хезмәтенә түләүгә тотылачак.
Айрат Шәфигуллин ассыклаганча, яңа проектта катнашучы пенсионерларга яшь буенча бернинди чикләүләр юк, бары теләк булу җитә. Алар төркемнәргә тупланып, яшәү урынына якын мәктәпләрдә укытылачак. Дәресләр көннең икенче яртысында оештырылачак. Министр сорау зур булганда, алга таба әлеге проектның дәвам итәчәген кире какмады. “Республикада 1 млн. нан артык пенсионер яшәвен исәпкә алсаң, бу әле олы юлның башы гына”, - ди ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз