Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды"
2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР буенча федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән идарә башлыгы Павел Николаев хисап тотты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, 2011 нче ел республика өчен шактый уңышлы ел булды, планлаштырылган программалар тормышка ашты, яңа проектлар гамәлгә ашырылды. Татарстан төрле тармакларда югары күрсәткечләргә иреште, шул рәвешле Россия төбәкләре арасында лидер субъектларның берсенә әверелде. Республикада югары технологияле производстволар сафка басты, нефть химиясе, автомобиль төзелеш тармакларында төрле проектлар булдырылды, кече һәм урта бизнес чәчәк ата, агросәнәгать комплексы казанышлары сөендерә. Икътисади потенциал социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә булыша. “Әмма төп критерий булып, Татарстан халкының яшәү сыйфаты санала. Гражданнарның хокукларын, ирекләрен, законлы мәнфәгатьләрен яклау – төп бурычларның берсе. Билгеле Татарстанның хокук саклау органнары шушы бурычны үтәү юлында”, - ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе ил күләмендә чагыштырганда түбәнрәк. “Былтыр республика территориясендә теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны 6 процентка кимрәк, кискен һәм аеруча кискен җинаятьләр саны 8 процентка ким”, – дип хәбәр итте ул.
“Узган ел сезнең өчен мөстәкыйль орган буларак яши башлавыгыз белән тарихка кереп калачак. Сез хокукый тәртип урнаштыру өлкәсендә үз урыныгызны табып, яңа структура буларак мөрәҗәгать итәргә кыюлык таптыгыз, дәүләт хакимияте һәм хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салдыгыз”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Аның әйтүенчә, кыска вакыт эчендә тикшерү идарәсе зур күрсәткечләргә иреште. “Коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне тикшерүгә җитди өлешегезне кертәсез, коррупция чагылыш тапкан җинаятьләрне фаш итү күрсәткечләре дә артты һәм бу күңелгә оптимизм өсти. Җинаятьләр турындагы гаризаларны тикшерү нәтиҗәлелеге артты, судлар тарафыннан аклау хөкемнәре азрак чыгарыла башлады. Өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылган эшләр саны да күпкә кимеде”, - дип, Рөстәм Миңнеханов идарә хезмәткәрләренә карата мактау сүзләрен ирештерде.
“Узган елда сез үз алдыгызыга куелган бурычларны хәл итүгә ирештегез. “Булгария” фаҗигасендә хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы, җайга салынган хезмәттәшлеге сизелде. Оператив һәм хезмәт эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре буенча Татарстанның Тикшерү идарәсе Россия Тикшерү комитетының иң яхшы бүлекчәләренең берсе”, - дип ассызыклый Татарстан Президенты.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда идарәгә кискен һәм аеруча кискен җинаятьләрне ачыклауга, балигъ булмаган үсмерләргә карата җинаятьләрне тикшерүгә һәм коррупция белән көрәшкә игътибарны көчәйтергә кирәк булачак. Ул басым ясаганча, коррупция җинаятьләре республика абруена тап төшерә.
Рөстәм Миңнеханов ТР Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр Тимофеев эше турында искәртеп узды. Мәгълүм булганча, кичә ТР Югары Суды аны 300 миллион сумлык штрафка тартты. “Россиядә мондый суд карарларының булганы юк иде әле. Бу барыбыз өчен дә җитди сигнал. Моннан соң барлык коррупция җинаятьләре өчен кырыс җәза биреләчәк”, - дип кисәтте Президент.
Ул дәүләт хакимиятенә каршы булган, аның тотрыклыгыгына зыян салырга теләгән, экстремизмны пропагандалаган, милли һәм дини нәфрәт һәм дошманлык уяткан затларны җаваплылыкка тарту әһәмиятенә дә басым ясады.
Тикшерүчеләр массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә торырга тиеш, дип саный республика җитәкчесе. “Журналистлар белән эш һәм объектив мәгълүмат тарату җәмгыятьнең уңай мөнәсәбәтен формалаштыра”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Тикшерүчеләр җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафта тора. Сезнең һөнәрдә профессионализм һәм компетентлык кебек сыйфатлар өстен санала. Һәр җинаять эше артында кеше язмышы һәм кайгысы тора, бу очракта кешелеклелек сыйфаты калкып чыгарга тиеш. Тикшерүдә төпченү һәм нечкәлекләргә төшенү әдәплелек, риясызлык, гаделлек кебек сыйфатлардан берничек тә өстен булырга тиеш түгел”, - дип җөпләде Татарстан Президенты чыгышын.
Рөстәм Миңнеханов идарә хезмәткәрләренә һөнәри уңышлар, сәламәтлек теләп, хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз