Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Халыкара тһэквондо федерациясе генераль сәркатибе белән очрашты
2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара тһэквондо федерациясе делегациясе белән очрашты. Делегацияне WTF генераль секретаре Джин Сук Янг җитәкли.
WTF делегациясе Казанга республика башкаласында тһэквондо буенча Ауропа Олимпия алды квалификация турнирын уздыру өчен кичә килде. 27-29 гыйнвар көннәрендә Көрәш сараенда узачак турнирда 200 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә, алар Лондон Олимпиадасына эләгү өчен көрәшәчәк. Турнирда Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары да катнаша.
Бүгенге очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм мондый ярышларны үткәрүнең республика өчен зур мәртәбә булуын билгеләп үтте. “Әлеге ярышлар республикада тһэквондо үсешенә ярдәм итәр һәм Универсиадага әзерлектә тагын бер адым булыр дип өметләнәм”, - диде Татарстан Президенты.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, көрәш физик көчне арттырып кына калмый, рухи сыйфатлар, өлкәннәргә карата хөрмәт хисен дә тәрбияли.
Рөстәм Миңнеханов Джин Сук Янгка соңгы елларда республиканың спорт вакыйгаларына зур игътибар бирүен билгеләп үтте. “Мондый зур ярышларның һәркайсы – гаять зур тәҗрибә ул”, - диде Татарстан башлыгы.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда тһэквондо буенча 25 тренер эшли, 14 спорт мастеры шөгыльләнә. “Татарстан вәкилләренең Россия җыелма командасына керүе бик тә куандыра, әмма яңа нәтиҗәләр хакында да уйларга кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда, бигрәк тә Казанда тһэквондо белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар тудырылган.
Үз чиратында, Джин Сук Янг Казанда Ауропа Олимпия алды квалификация турниры үткәрү турындагы тәкъдиме өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Халыкара тһэквондо федерациясе генераль секретаре турнирны үткәрү Татарстанга яңа тәҗрибә китерәчәгенә һәм республикада тһэквондо үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз