Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: ТР буенча ЭЭМ өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - 2013 елда узачак Универсиадага әзерләнү, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү
2012 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
Республика өчен 2011 ел, хокук саклау структураларының да, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының да, һөнәри һәм нәтиҗәле эшчәнлеге бәрабәренә, уңышлы булды: тулаем региональ продукт 1 трлн. 250 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгатьтә 1 трлн. 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде; 2 млн. 400 мең кв.метрга якын гомуми мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, социаль торакка 14,5 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителде, күп катлы 1024 торак йорт капиталь төзекләндерелде (соңгы 4 елда 9 мең шундый йорт федераль программа буенча капиталь төзекләндерелде һәм 26 млрд. сумнан артык акча тотылды); 12 мең бала балалар бакчасында урынлы булды һ.б.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдагысына бурыч-максатлар тәгаенләү утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип канәгатьлек белдерде. “Алда торган Универсиада – дөньякүләм саммит ул: бу инде Татарстан гына түгел, хәтта Россия дә түгел. Мәсьәлә җитди һәм әзерлек тә җитди булачак, шул исәптән куркынычсызлык системасы да төгәл эшләргә тиеш. Бу яктан Эчке эшләр министрлыгының личный составы иминлек тәэмин ителешен югары дәрәҗәдә башкарыр дип уйлыйбыз, ләкин быелдан ук тест режимында спорт ярышлары уздырылганын онытмаска кирәк”, - дип басым ясап әйтте республика башлыгы.
Экстремизм, расалар буенча кеше аеру, түземсезлек күрсәтү кебек җәмгыять өчен тискәре күренешләргә каршы күп эш башкарылса да, андый хәл бездә бар, димәк, кайдадыр шуның өчен мохит табылган, дип, Президент дини битлек кигән радикал агымнар йогынтысына бирелгәннәр күздән ычкындырылуына, муниципаль хакимиятләрнең нәтиҗәле эшләми булып чыгуына аеруча игътибарны юнәлтте. Шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше, коррупция, юлларда иминлек тәэмин ителеше һ.б. мәсьәләләрдә фикерләрен белдерде. Коррупцонерларга карата, алай күп акча эшлиселәре килә икән – бизнес өлкәсенә китсеннәр әнә, дисә, 21 муниципаль районның юлларда иминлекне күтәрү программасын үтәмәгәнен тәнкыйть белән телгә алды.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең социаль пакеты турында федераль дәрәҗәдә кайгыртыла – бу бик яхшы, хезмәт хаклары хәзер үк әйбәт. Ә инде куркынычсызлыкны күтәрү, экстремизмга һәм башка төр хокук бозуларга каршы көрәш буенча илкүләм программалар эшли, республика да шуларда катнаша, чөнки үзебезнең Татарстан куркынычсызлыгы мәсьәләсе ич ул, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңыннан журналистлар белән очрашуында.
Эчке эшләр министрлыгы системасында Россия территориясендә беренче тапкыр тулыкүләм һәм колачлы реформа уздырыла. Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан прокуратурасы бәяләмәләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлеге нәтиҗәләре кимемәде, ә кайсыбер юнәлешләрдә яхшырды гына – бу реформаның беренче нәтиҗәләре, дип белдерде статс-секретарь–РФ эчке эшләр министры урынбасары Сергей Булавин. “Иң мөһиме – моны гражданнарыбыз тойсын, һәм илебез җитәкчелеге шундый бурыч-максат куйган иде, без аны үтәячәкбез дә. Ә инде бәйсез социологик төркемнәр ачыклаганча, Татарстанда халыкның эчке эшләр органнарына ышанычы дәрәҗәсе арткан: сораштыруда катнашканнарның 50 проценты шуны раслый, 91 проценты исә аларга ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип билгеләп үтте Мәскәү кунагы.
Татарстанда җәяүле патрульләр саны 2 тапкыр киметелгән. Универсиада алдыннан Казанда шундый хәл үзен аклармы, дигәндә, статс-секретарь, хезмәткәрләр санын киметү бурычы тора иде - ул котылгысыз процесс, Россия Федерациясенең бөтен дәүләт аппаратына да кагылды ул, дип, патруль санын киметү заманның алдынгы фәнни-техник казанышлары җимешләрен гамәлгә кертү хисабына каплатылуын уңай чишелеш буларак билгеләп үтте. Һәр урам чатына полицейский бастыра алмыйбыз, ә заманча техника, технологияләрне эштә куллану бик отышлы, полицейский күренмәсә дә, вазгыять махсус җиһазлар ярдәмендә контрольда тотыла, ә полиция гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган урыннарга бара һәм шундый принцип Россия ЭЭМ системасында гамәлгә кертеләчәк.
Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру барышында иминлек тәэмин ителеше өчен борчыласы түгел, дип ышандыра ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров. Кирәк булса, ихтыяҗ канәгатьләндерелерлек күләмдә резерв хезмәткәрләр өстәячәкбез, ди Сергей Булавин да.
Коллегия утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хисап белән чыкты һәм алдагы бурычларны игълан итте, ТР прокуроры Кафил Әмиров исә эчке эшләр органнары эшчәнлеген беркадәр тәнкыйтьләсә дә, тулаем, эшчәнлекләре уңай, дип бәяләде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз