Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, РФ буенча Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.
Утырышның беренче өлешендә төп доклад белән идарә җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин хисап тотты. Ул чыгышында республика территориясендәге җинаять-җәза системасы учреждениеләре турында кыскача мәгълүмат бирде, оператив-эзләү һәм сак, тәрбия эшчәнлеге, хөкем ителгәннәрне хезмәткә күнектерү, “2020 нче елга кадәр җинаять-җәза системасы үсеше концепциясе” нигезендә реформалау һәм башка бик күп мәсьәләләрне яктыртты.
Кафил Әмиров идарә эшчәнлегенә карата үз фикерләрен җиткерде.
Төп бәяләмәне Хөкүмәт Рәисе Илдар Халиков бирде. “Мондый четерекле эш алып баручы идарә вәкилләре өчен һәр ел авыр узадыр. Сезгә көн саен тәүлек буе 15 меңнән артык иң катлаулы кешеләр категориясе белән аралашырга туры килә. Хезмәткәрләрне һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартлары камилләшә барса да эшегез җиңел түгел. Без моны аңлыйбыз. Шунысы мөһим, узган 2011 нче елда Татарстанда җитди резонанслы вакыйгалар теркәлмәде. Хокукыйлыкны яклаучы төрле оешмалар активлыгы да җанлана”, - дип башлады ул чыгышын.
Илдар Халиков ассызыклаганча, хөкем ителгәннәрне реабилитацияләү, хезмәт белән мәшгульлеген кайгырту – төп мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Аның фикеренчә, республиканың төзәтү системасына җитештерү күләмнәрен тагын да арттырырга кирәк. Мәгълүм булганча, былтыр идарә оешмалары тарафыннан 1 миллиард 100 миллион сумга тәңгәл товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. “Миллиард сум – начар күрсәткеч түгел, әмма Татарстан кебек республиканың моңа мөмкинлекләре тагын да күбрәк. Хезмәт кешене кеше итә. Республика Хөкүмәте бу катлаулы бурычны аңлый, безгә иреккә чыгучылар торышына салкын карый алмыйбыз”, - ди ул. Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгына килгәндә, тавыклар үрчетү күрсәткече 5 тапкыр арткан, сөт савымы буенча да арту күзәтелә. “Мин бу вак детальләрне юкка гына телгә алмыйм, бу эш Татарстан икътисады үсеше өчен түгел, беренче чиратта төрмәләрдә утыручылар һәм якын арада җәмәгатьчелек арасына чыгарга әзерләнүчеләр өчен файдалы. Эш белән кулын чарлаган хөкем ителүчеләрнең безнең мохиткә ничек үтеп керүе безне борчый”, - дип ассызыклый Премьер-министр.
Алга таба ул “социаль лифтлар” системасына тукталды. Аның сүзләренә караганда, бу система һәр хөкем ителүче өчен үтә күренмәле булырга һәм нинди максатларга омтылырга кирәк булуын анык күрсәтергә тиеш. “Бу юнәлешне берсүзсез алга үстерү зарур, бу профилактика өчен дә файдалы”, - дип саный Илдар Халиков.
Иректән мәхрүм итү урыннарында җинаятьчелек үсеше, бигрәк тә бу учреждениеләрдә эшләүче хокук саклау хезмәткәрләренә каршы җинаятьләр артуы күзәтелә. “Мондый фактларны яшереп калырга ярамый, бу җитди, административ һәм психологик мәсьәлә, һәр очракка карата реакция катгый булырга тиеш, юкса башбаштаклык булачак”, - дип саный Премьер-министр.
Төзәтү оешмаларында гамәлдә булучы заманча технологияләргә килгәндә, Илдар Халиков фикеренчә, видеокүзәтү буенча эш камил оештырылмаса, сурәт һәм җайланма белән генә ерак китеп булмый. “Камераларны урнаштыру, оператив реакция күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышырга кирәк. Камера үзеннән-үзе эшли алмый, бары тик калыплашкан системага гына эшли ала”, – дип ассызыклый Хөкүмәт җитәкчесе.
Социаль реабилитация мәсьәләсе турында сөйләгәндә Илдар Халиков дин әһелләре өлешен билгеләп узды. “Бу эш үзенең җимешләрен бирә, әмма үзен дин әһеле дип атаган кешеләргә игътибарлырак булырга кирәк, традицион булмаган дин агымнарына караган вәкилләрнең мондый оешмаларга эләгү мисаллары юк түгел бит. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте белән бу мәсьәләнең нечкәлекләре буенча уртак эшчәнлек алып бару зарур”, - дигән күрсәтмә бирде Илдар Халиков.
“Кадрлар белән тәэминат мәсьәләсе кискен тора. Белгечләрне җитди рәвештә әзерләү һәм яңадан әзерләү мәсьәләсе игътибар сорый. Хөкем ителгәннәр арасында гына түгел, хезмәткәрләр белән дә психологик эш оештыру зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.
“Тулаем алганда, мин идарә эшчәнлеген уңай бәялим. 2012 нче елда кимчелекләр юкка чыгар, кисәтүләр исәпкә алыныр дип уйлыйм”, - дип җөпләде ул чыгышын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.