Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) узучы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада булды.
Искәртеп узабыз, ТР Президенты 25-27 гыйнвар көннәрендә Давоста узучы Бөтендөнья икътисади форумында катнаша. Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озатып йөри.
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре «Barclays Capital» компаниясе исеменнән оештырылган Колорадо штатының яңа губернаторы Джон Хиккенлупер катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар форум кысаларында оештырылган “Россия перспективалары” секциясе эшендә катнашты. 2012 елда илдәге сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыять хакында фикер алышуда катнашучылар арасында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россиянең элеккеге финанс министры, Санкт-Петербург университеты профессоры Алексей Кудрин, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Томас Миров һәм башкалар бар. Сессия барышында Россиядә инновацияләр һәм эшкуарлыкны стимуллаштыру проблемалары, эшлекле климатны яхшырту мөмкинлекләре, бизнес-даирәне ныгыту һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.