Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан 2012 елда фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итү буенча ике федераль программада катнашачак
2012 елның 27 гыйнвары, җомга
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе “Эшен башлаучы фермер”, икенчесе – “Гаилә фермасы” дип атала. ТР Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, анда катнашырга теләк белдерүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак. Эшен башлап кына җибәргән фермерларга федераль казнадан каралган грант ярдәме күләме 1 млн 705 мең сумга кадәр. Аграр министр бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә бәян итте.
Аның белдерүенчә, республикада бүгенге көндә фермарларга җирләрне үзләштерүдә бюджет ярдәме күрсәтү дә дәвам итә. Министрлык счетларында шул максатларга 14 млн сумнан артык финанслар тупланган. Бу сумманы 2012 ел лимитлары исәбенә арттырып та була.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада төзелгән гаилә фермалары саны 400 гә якынлашкан. Тик аларның барысын да югары технологияле дип әйтеп булмый әле. Ә бюджет ярдәме югары технологияле фермаларга гына күрсәтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә “Татнефть” ААҖ ярдәме белән гаилә фермалары төзелеше дә дәвам итә: 200 гә кадәр фермерга терлекчелек фермаларының металл конструкциясе комплекты бүленә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына җирле бюджетларда гаилә фермалары төзелешенә ярдәм өчен финанслар карарга кушкан иде. “Кредит ресурслары мөмкинлекләрен дә кече формадагы хуҗалыкларны үстерүдә мөмкин кадәр күбрәк кулланачакбыз”, - ди министр. 2011 елда гомуми суммасы 4,6 млрд сумлык 20 меңнән артык шундый кредит бирелгән.
Марат Әхмәтов узган ел авыл җирендәге эшмәкәрләр өчен “Лизинг-грант” программасы ярдәме сизелерлек булды, дип исәпли. Фермерлар, аларның ассоциациясенең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен күздә тотып, бүгенге киңәшмәдә ул Премьер-министрга кече бизнес өчен сөтне беренчел эшкәртү һ.б. җиһазлар буенча лимитны арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз