Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры белән очрашты
2012 елның 29 гыйнвары, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Әзербайҗан Республикасы ягыннан Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Рафаил Мирзоев катнашты.
Очрашуда Татарстан һәм Әзербайҗанның төрле өлкәләрдә, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлкәсендә алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Әлеге структураларның эшчәнлек өлкәсе – иң куркыныч һәм җаваплы өлкәләрнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм үзара тәҗрибә алмашу, яңа алымнар һәм технологияләр белән танышу Татарстан һәм Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белгечләре өчен бик файдалы булачак. Ул Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясенең әлеге визиты ике якка да файдалы хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты шулай ук 2011 елның 1-2 мартында Бакуга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен Әзербайҗан Республикасы делегациясенә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Искәртеп узабыз, Әзербайҗан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казанга өч көнлек визит белән килде, аның барышында кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркта, Казан вертолет заводында булды, шулай ук Кама аръягы предприятиеләре – “КАМАЗ” ААҖ, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге белән танышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз