ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайда булуына нәтиҗә ясалды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше ел эчендә 2017 нче ел белән чагыштырганда 30 – 40 процентка үсәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина җиткерде.

“2017 елга караганда товар әйләнешен якынча 30 – 40 процентка арттырачакбыз”, - диде спикер.

Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше узган ел 565,5 млн долларны тәшкил итте һәм 2016 ел белән чагыштырганда 50 проценттан артык диярлек үсте. Әлеге күрсәткечкә соңгы алты елда беренче тапкыр ирешү бу.

Кытай –Татарстанның төп партнерларының берсе, гомуми товар әйләнешендә ул җиденче урынны тота. 2017 елда экспортка 260,4 млн долларлык (үсеш 2,15 тапкыр), импортка – 204,6 млн долларлык (үсеш 1,21 тапкыр) товар куелган..

Россия-Кытай товар әйләнеше узган ел өч тапкырдан артык үскән һәм 84 млрд АКШ долларына җиткән.
 Alibaba Group компаниясенең товар әйләнеше 15 млрд АКШ доллары тәшкил итә, табыш - 4,4 млрд доллар.

“КАМАЗ” ГАҖ Кытайның автобуслар җитештерә торган King Long компаниясе белән хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкин.

“Бу компания пассажирлар автотранспорты җитештерә. Аларның якынча 200 төр техникасы бар. Алар көненә 65 автобус эшләп чыгара. Әлбәттә, бөтен дөньяга сатыла”, - дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Haier компаниясе агымдагы елның 28 маеннан Татарстанда индустриаль парк төзелешен башлый.

Индустриаль парк төзелеше – бик зур проект. “Проект кысаларында 12 завод эшләячәк, шуларның беренчесе – кер юу машиналары заводы”, - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International