Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын үстерергә кирәк
2012 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе
Россиянең спорт төбәге булган Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләндерерлек күрсәткеч түгел. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан IT-паркында узган республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
“Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының 2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар” дигән исем астында узган коллегиядә Россия Олимпия комитеты генераль секретаре, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов төп доклад белән чыгыш ясады. Министрның сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 97 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган, хәзерге вакытта аларның саны 9 меңнән артып китә. Бөтендөнья универсиадасы проекты нигезендә 27 спорт корылмасы сафка баскан.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 1 миллионнан артык татарстанлы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Әлеге күрсәткеч узган ел 3,5 процентка артып, 27 процент чамасы тәшкил иткән. Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләр 6 процентка арткан.
Спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны 4,3 процентка үскән. Системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентларның саны 47 процентка җиткән. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елга спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 35 процент тәшкил итәргә тиеш.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры хәбәр иткәнчә, 2011 елда Татарстанда Россия һәм халыкара күләмендәге 25 зур ярыш үткәрелгән. Шулай ук 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәштә Казан җиңеп чыккан.
Рафис Борһанов 2011 елда “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү” максатчан программасын финанслау күләме 1,02 миллиард сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Тармакта уртача хезмәт хакы 9176 сум тәшкил итә.
Министр ассызыклап үткәнчә, Татарстаннан 11 спорт төре буенча 49 кандидат 2012 елда Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашуга дәгъва кыла.
Рафис Борһанов узган ел Татарстанга килгән туристларның саны 2009 елга караганда 10 процентка артыграк булуы хакында хәбәр итте. Узган ел 9 кунакханә файдалануга тапшырылган, шуның 6 сы – Казанда. Моннан тыш, ТР башкаласында 6 хостел барлыкка килгән.
Докладын тәмамлап, Рафис Борһанов Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү проектын гамәлгә ашыруның төп бурыч булып калуын билгеләп үтте. “Универсиаданың барлык концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча бурычлар билгеләнгән. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр һәм проблемалар да күп әле”, - диде министр.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек хакында бәян итте.
Владимир Леонов 2013 елгы Универсиада волонтерларын әзерләү эшенең актив рәвештә дәвам итүен билгеләп үтте. Инде бүген үк Уеннар Дирекциясенә 40 илдәге потенциаль волонтерлардан 6,5 мең гариза килгән.
Дирекция башлыгы 2013 елгы Универсиада кунакларын урнаштыруга бәйле мәсьәләнең проблемалы мәсьәлә булып калуын ассызыклады. Уеннар вакытында Казанга 100 меңгә якын турист килер дип көтелә. Моннан тыш, Татарстаннан читтә 30 процент билет сату планлаштырыла.
Коллегиягә нәтиҗә ясап, Илдар Халиков министрлыкка 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү белән бәйле җитди процесслар кичерергә туры килүен билгеләп үтте.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның 23 проценттан 27 процентка артуы республика өчен җитәрлек түгел. “Бу саннар безне канәгатьләндерми. Өстәвенә, үсешкә, нигездә, студентлар спорты хисабына ирешелгән”, - диде ул.
Илдар Халиков Лондонда узачак Уеннарга максатчан әзерлекне көчәйтү буенча тәкъдимнең кабул ителүен ассызыклады. Министр әйтүенчә, 49 татарстанлы 2012 елда Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашуга дәгъва кыла.
Коллегия тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз